Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 ноябрь 2018, 13:03

Радий Хәбиров Салават районы дәваханәсендә булды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Салават районы үзәгендә Малояз үзәк район дәваханәсендә булды. Монда сменага 200 кабул итүгә исәпләнгән 21 койкалык көндезге стационар урнашкан.

Дәваханәдә пациентларга уңайлы шартлар тудыручы "Ачык регистратура" системасы куелган.
- Мәскәүдәге кебек, - диде Радий Хәбиров, башка дәваханә һәм поликлиникаларда мондый системаны кертүнең мөһимлеген ассызыклап.
Дәваханәнең баш табибы Нургали Бикбулатов учреждениенең кадрлар белән тәэмин ителеше турында сөйләде. Югары квалификацияле табиблар эшләгәнлектән дәваханәгә күрше төбәкләрдән дә пациентлар мөрәҗәгать итә.
- Кайда яхшы, шунда киләләр, - диде Радий Фәрит улы.
Дәваханә бинасына капиталь ремонт таләп ителә. Республика аны, барлык исәпләүләрне әзерләп, өстәмә финанслау шартларында башкарырга тәкъдим итте
Читайте нас: