Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 ноябрь 2018, 14:00

2019 елда өч төр грипп вирусы таралуы көтелә

Ел саен районда 4500-5000 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирли. Быел Роспотребнадзор белгечләре, республикада грипп эпидемиясе 2019 елның февраль-март айларында таралыр дип фаразлый.

Ел саен районда 4500-5000 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирли. Быел Роспотребнадзор белгечләре, республикада грипп эпидемиясе 2019 елның февраль-март айларында таралыр дип фаразлый.
Районда грипп һәм ОРВИ йогышлы чирләрнеңа 94-96%ын тәшкил итә. Агымдагы елның 10 аенда ОРВИ һәм грипп белән 3818 кеше чирләгән, бу район халкының 13,9%ы дигән сүз.
Кисәтү чараларыннан иң нәтиҗәлесе гриппка каршы прививка ясату дип исәпли табиблар. Былтыр прививка ясау кампаниясе чорында халыкның 40%ына прививка ясалган. Быел үзәк район дәваханәсендә районның 11 мең кешесенә гриппка каршы прививка ясату планлаштырылган.
Гомумән республика буенча ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе эпидемик чиктән 26,1%ка түбән кала.
Республика территориясендә санитар табипларның фаразлары буенча А1 «Мичиган», А2 «Сингапур» һәм В «Колорадо» дигән грипп вирусларының таралуы мөмкин. Алар Башкортстанда алдагы елларҙа күзәтелгән һәм зур хәвефлек тудырмаска тиеш. Әммә системалы профилактик эш талап ителә.
Прививка ясатканда кеше тулысынча сәләмәт булырга тиеш, ул организмның иммунитет бүлеп чыгаруына һәм инфекция белән очрашуына әзер булуы өчен кирәк.
Гадәттәгечә, федераль бюджет акчасы исәбенә прививка балалар бакчаларына йөрегән балаларга, мәктәп укучыларына, мәгариф һәм саулык саклау учреждениеләре хезмәткәрләренә, студентларга һәм хезмәткә чакыру яшендәге үсмерләргә, 60 яшьтән олы гражданнарга һәм башкаларга эшләнә. Роспотребнадзор идарәлеге җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, грипп эпидемиясен булдырмау өчен халыкның 45% артыгы прививка ясатырга тиеш.
Читайте нас: