Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 ноябрь 2018, 20:00

Баланың хәвефсезлеген тәэмин итүгә акыллы сәгать ярдәмгә килә

Бүген ата-аналарның иң төп борчылуларының берсе – балаларының хәвефсезлеген тәэмин итү – минем белән килешәсездер, тынгысыз тормышта яшибез.

Бүген ата-аналарның иң төп борчылуларының берсе – балаларының хәвефсезлеген тәэмин итү – минем белән килешәсездер, тынгысыз тормышта яшибез. Һәм хәзерге замандагы төрле куркыныч хәлләрдән соң, без балаларны караучысыз калдырырга да куркабыз, аеруча үзаллылыкка яңа гына аяк баскан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны.
Элек безне шәһәрдә әти-әниләр көне буена ничек берүзебезне генә калдырган, башыма да сыйдыра алмыйм. Син мәктәпкә, түгәрәккә баргансыңмы, ашагансыңмы, нинди билгеләр алгансың, нинди маҗараларга юлыккансың – барысы турында да кич кенә белгәннәр. Менә ичмасам, түземлек һәм чыдамлык! Бәлки, безне кесә телефоннары аздыргандыр, хәзер балабызның барысы ды яхшы булуын белер өчен тормышыбызны ансыз күз алдына да китерә алмыйбыз.
Улым беренче сыйныфка укырга кергәч, миндә дә аңа кесә телефоны алып бирү теләге барлыкка килде – кайда йөри микән, өйгә кайтып җитте микән дип, һәрвакыт борчылып йөрисе килми. Шул ук вакытта балама телефон алып биреп, проблеманы арттыруым да бар – балалар, аеруча бик актив һәм игътибарсызлары, аны югалтулары яисә кайдадыр калдырулары, я булмаса, уенга бирелеп, шылтыраганын ишетмәве дә ихтимал. Аннары тагын үзеңә урын таба алмаячакмын…
Кесә телефонын алыргамы-юкмы дип башымны ваткан арада бүген балалар өчен «Акыллы сәгать» барлыгын белдем. Әлеге яңалык белән якыннанрак танышкач, безгә нәкъ шул кирәклеген аңладым. Чөнки беренче чиратта «Акыллы сәгать» баланың хәвефсезлеге өчен тәгаенләнгән, шул ук вакытта ул телефонны да алыштыра. Бу сәгать баланы күзәтү өчен бик уңайлы нәрсә булып чыкты.
Сәгать ничек эшли?
Баласын әнә шул рәвешле күзәтергә теләүче әти-әниләргә иң элек кесә телефонына махсус кушымта күчерергә кирәк. Без, мәсәлән, «Кнопка жизни» кушымтасын күчердек. Аның ярдәмендә баланың кайда икәнлеге күренеп тора. Сәгать эшли башласын өчен, аңа сим-карта куясың, баланың үз номеры була. Шул рәвешле кушымта аша баланың сәгатенә кертелгән әти-әнисенең һәм туганнарының телефон номерларыннан сәгатькә һәрвакыт шылтыратып була.
Шулай ук бала үзендә язылган номерларга шылытыратырга булдыра. Ә менә чит номерлардан шылтырату мөмкин булмаслык итеп эшләргә дә була, аның өчен шылтырату рөхсәт ителгән телефон номерлары исемлегенә якыннарын һәм туганнарын гына кертергә кирәк. Ягъни балага янаган бер хәвефне алып ташлыйбыз – таныш булмаган кешеләр аңа шылтыратмаячак.
Моннан тыш, сәгатькә шылтыратканда, бала бернинди тавыш та ишетмәячәк. Әнисенә исә сиздермичә тыңлап торасы гына кала. Бала сәгатьне кулыннан салса, телефонга шунда ук смс-хәбәр килә. Баланың кайдалыгын белер өчен, сиздермичә генә аның фотосын да алырга була. Гомумән, сәгатьнең бу функцияләре ярдәмендә бала үзен күзәтүләре турында белми дә.
Функцияләре күп булса да, сәгатьтән файдалану бик җиңел, аның берничә генә төймәсе бар.
Куркыныч янаган очракта балага SOS төймәсенә генә басарга кирәк, һәм сәгать автоматик рәвештә телефонга кертелгән берничә номерга шылтырата – кем тизрәк җавап бирә. Шул ук вакытта әти-әнисенә баланың координатлары белән смс җибәрелә. Бала сәгатен салса яисә сәгате утырса да, әти-әнисенә шул турыда хәбәр килә.
Сәгатьтә фитнес-трекер да бар. Ул үтелгән араны күрсәтә. Шулай ук сәгатькә гео-койма куярга мөмкин: бала анда билгеләнгән чикне үтеп чыгарга тиеш түгел. Үтеп чыга икән – телефонга хәбәр килә. Без, мәсәлән, берничә гео-зона (өй, дуслар, мәктәп) билгеләдек, һәм бала шул зонадан чыгып китә икән, безнең телефонга хәбәр килә. Ул билгеләнгән икенче зонага килеп керү белән тагын безгә хәбәр килә. GPS ярдәмендә баланың хәрәкәтен күзәтүнең менә шундый гади ысулы. Минемчә, ата-аналарга бик уңайлы вариант.
Күпме тора?
Акыллы сәгатьләрнең арзаны да, кыйммәтрәк модельләре дә бар. Һәм ата-аналарның бурычы – функциональлеге, сыйфаты һәм бәясе буенча урталыкны табу. Без, мәсәлән, арзанрагын сайладык, бер меңнән аз гына артык булды. Андый модельләрдә баланың кайдалыгын белә торган, хәрәкәт тарихы, кулдан салуны белдергән датчик, SOS төймәсе, будильник, тавыш белән хәбәр итү, адымны үлчәүгеч, рөхсәт ителгән зонадан чыгу турында белдерү кебек иң кирәкле функцияләр бар. Аккумуляторы - 300 мАч (актив режимда 6 сәгатькә җитә).
Ә менә кыйммәтрәк модельләренең мөмкинлекләре дә киңрәк. Мәсәлән, корпусы тузаннан һәм судан саклый торган, «дуслар исемлегенә башка сәгатьләрне өстәү» мөмкинлеге, экраны зур, аккумуляторы көчле, калорияләр калькуляторы, кан басымын үлчәү датчигы һәм башкалар бар. Кулны күтәргәндә экран индикациясе һәм канда кислород күләмен күрсәтә торганнары да, шулай ук йөгерү, йөзү һәм велосипедта йөрү өчен махсус программалар да бар.
Ләкин балага андый функцияләр нәрсәгә кирәк? Андый «катлаулы» һәм кыйммәтле акыллы сәгать сәламәтлеге белән проблемалары булган балалар өчен генә яхшыдыр, дип уйлыйм. Ә көндәлек тормышта баланың калорияләрен, пульсын һәм кан басымнарын даими, сәгать саен күзәтеп тору ихтыяҗы юк бит.
Сәламәтлеккә зыяны юкмы?
Бу сорау миндә сәгать сатып алу белән үк барлыкка килде. Без болай да гаджетларга бәйле, ә хәзер тагын кечкенә телефон да өстәлә. Моннан тыш, кесә телефоннарының зарары турында һәркемнең ишеткәне бар.
Әмма мине кесә телефонының кеше сәламәтлегенә тәэсирен тикшерүче табибларның нәтиҗәләре тынычландырды. Алар раславынча, акыллы сәгатьләр кесә телефонына караганда азрак зарарлы, аларның күбесендә Bluetooth һәм WiFi гына кулланыла һәм аларың бернинди дә куркыныч нурланышы юк.
Әмма, моңа карамастан, андый сәгатьләр тагуга сак карарга кирәк. Аларны күпмедер вакыт кына тагып йөрү һәм кирәге булмаганда салып кую зарур. Кесә телефоннары кебек үк, сәгатьне баштан ерак тоту хәерле, аны тагып йокларга ярамый. Шулай итеп, акыллы сәгатьнең файдасы куркыныч янауга караганда күбрәк.
Читайте нас: