Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 ноябрь 2018, 13:00

Караңгы урыннар булмаска тиеш

Республика Хөкүмәтендәге соңгы оператив кәңәшмәдә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров урамнарны яктырту мәсьәләсен күтәрде.

Республика Хөкүмәтендәге соңгы оператив кәңәшмәдә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров урамнарны яктырту мәсьәләсен күтәрде.
- Республиканың төньяк-көнчыгышында йөргәндә мин безнең авылларның бик караңгы икәнлегенә игътибар иттем. Төнлә йөрергә куркыныч. Без 21 гасырда яшибез бит инде. Бу зур проблема - халыкның тормыш көтү уңайлыгы проблемасы. Яктырту мәсьәләсе – хәвефсезлек тәэминәтенең төп элементларының берсе», - тип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Хәбиров шулай ук республиканың торак-коммуналь хуҗалык министрына бу проблеманы мөмкин булган кадәр тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә кушты.
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикабызның шәһәр һәм районнарында урамнарны һәм тыкрыкларны яктырту 67,8 процент тәшкил итә. Өстәвенә, 25 муниципалитетта бу уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк, ә кайбер торак пунктларында 30 процентка да җитми.
Краснокама районында урамнарны һәм җәмәгать урыннарын яктыртуга зур игътибар бирелә. Нәтиҗәдә район авылларында урамнарны яктырту дәрәҗәсе уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Бу аңлашыла да. Быел җәй хәтта Куян авыл биләмәсенә караган берничә йорттан торган кечкенә Такталачык авылына да ут кертелде. Барлык авыл биләмәләре хакимиятләре дә бу мәсьәләне контрольдә тота. Байтак авылларда «бишенче провод» үткәрелгән, ул баганалардагы лампочкаларны кирәкле вакытта кабызырга һәм сүндерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә көндез баганаларда ут янып торганын беркайда да күрмисең. Бу урамнарны яктыртуга киткән чыгымнарны экономияләргә ярдәм итә.
Урамнарны яктырту системасы үзенә көндәлек игътибар таләп итә. Чөнки приборлар сафтан чыга, аларны даими алыштырып, яңартып торырга кирәк.
Кышка керергә торабыз. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Шул сәбәпле урамнарны һәм җәмәгать урыннарын яктырту вакыты да озыная. Быел кыш та безнең авыл урамнары якты һәм кардан чистартылган, уңайлы һәм хәвефсез булыр дип ышанасы килә.
Читайте нас: