Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 ноябрь 2018, 16:00

Кан басымын ничек төшерергә?

Россиядә һәр бишенче кеше гипертониядән интегә.

1. 37-40 градуслы җылы суга аякларны тыгып утырырга кирәк. Су суынганчы 20 минут үтә, шул вакытта кан басымы 15-20 миллиметрга төшә. Әгәр кешенең аягында буын киңәюе күзәтелә икән, суга терсәкләрне тыгып утырырга мөмкин.
2. Укроп орлыгы кан басымын киметә. 2 аш кашыгы укропны 0,5 литр эссе су белән төнәтергә, кан басымы 200 миллиметрга күтәрелгәндә 1-2 чәй калагы, аңардан да югары булса 3-4 чәй калагы эчәргә кирәк.
3. Кефирга 1 чәй калагы дарчин (корица) өстәргә кирәк, бу эчемлекне 3 ай буена бер стакан эчәргә киңәш ителә. Кан басымы тотрыкланырга тиеш.
4. Инсульт алды халәтен булдырмау өчен 9 процентлы аш серкәсе алырга, аны су белән бертигез нисбәттә кушарга, бу сыекчада йон оекбашларны чылатырга һәм төнгелеккә өстән полиэтилен капчык кидереп ятарга.
5. 20-30 грамм канәферне 1 стакан эссе суда төнәтергә һәм эчәргә кирәк.
6. Инсульт булмасын өчен җылыткычка эссе су салырга һәм аяк мускулларына куеп торырга кирәк.
7. Инсульт алды халәтен бетерү өчен ашыгыч чара – кан җибәрү. Элек бу максат өчен дәвалауның гади һәм нәтиҗәле ысулы – сөлек салу кулланыла иде. Кул астында сөлек юк икән, энә яки булавка алып, бармак башларын тишеп, берәр тамчы кан чыгарырга
Читайте нас: