Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 ноябрь 2018, 11:00

17 ноябрь – Участок уполномоченныйлары көне

Участковыйлар хезмәтен теләсә кайсы полиция бүлегенең «йөзе» дип атарга мөмкин, чөнки нәкъ участковыйлар халык белән тыгызрак элемтәдә эшли.

Участковыйлар хезмәтен теләсә кайсы полиция бүлегенең «йөзе» дип атарга мөмкин, чөнки нәкъ участковыйлар халык белән тыгызрак элемтәдә эшли. Аларны барысын да белүче һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер торучы кешеләр дип саныйлар. Участковый һөнәре турында без өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Илнур Хәбибуллин белән сөйләштек.
Участок инспекторы белергә тиешле төп нәрсә – ул аңа ышанып тапшырылган участокта яшәүче кешеләр. Ә Илнур Фәритович тапшырылган административ участокка Куян, Редькино, Баръязыбаш, Яңа Хаҗи, Такталачык, Иске Әшит авыллары керә. Бу биш меңгә якын кеше дигән сүз. Участковый аларның барысын да танып белә диярлек. Ә бит участковыйның эше бетәсе түгел: гаиләдә җәнҗал куптаручыларны һәм тавыш чыгаручыларны, теге яки бу вакыйганың яисә җинаятьнең шаһитларын эзләп, каза күрүчеләр белән очрашу өчен аңа бөтен авыллар буенча да йөрергә туры килә.
Участок уполномоченныеның эш көне полиция бүлегенә киңәшмәгә килгәч башлана – биредә ул эш материаллары, төрле бурычлар һәм белешмәләр ала. Киңәшмәдә бөтен участковыйларга райондагы оператив хәл турындагы мәгълүмат җиткерелә, һәм шуннан соң алар үзләренең участокларына таралышалар.
И.Хәбибуллин үз территориясен даими урый, анда яшәүчеләр белән очрашып сөйләшә, җинаять, административ хокук бозу билгеләренә ия булырга мөмкин факт һәм вакыйгалар буенча гаризаларны тикшерә.
- Елына бер тапкыр мин һәр фатирда, һәр йортта булырга тиеш. Шунда мин визиткамны һәм караклыкны кисәтү буенча белешмәлекләр калдырам. Тагын да елына бер тапкыр, дөрес саклыйлар микән дип, корал тотучыларны тикшерәм.
Имин булмаган гаиләләргә туры килсәм һәм балаларның социаль яктан куркыныч шартларда яшәвен күрсәм, балигъ булмаганнар эше буенча һәм опека, попечительлек бүлекләре белән берлектә эш башлыйм, - дип сөйли участковый.
Майор Хәбибуллин сөйләвенчә, участковыйларга төрле мәсьәләләр белән киләләр, хәтта полиция хәл итәргә тиешле булмаган сораулар белән дә мөрәҗәгать итәләр. Мондый очракларда гражданнарга, вакытларын юкка әрәм итмәсеннәр өчен, кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатыла. Участковый үзенә килүчедән гариза алырга, аны теркәргә, аннары йә үзаллы тикшерү үткәрергә, йә гариза белән килүчегә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга тиеш.
Ни өчен халык нәкъ участковыйны «үзенеке» дип саный, гәрчә полициядә башкалар да эшләсә дә һәм гариза белән дежур частька барып булса да? Әмма кирәк чагында кайгысы яисә шатлыгы белән ул кемгә барала соң? Әлбәттә, үзләренең участковыена. Участковый һәрчак кеше күз алдында, халык аның һәр туры һәм кыек адымын күреп тора. Бу иң ачык хезмәт. Еш кына участковыйга гаиләдәге проблемаларны, фатир мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм сорап киләләр. Менә шул чакта, конфликтны дөрес юнәлешкә борып җибәрер, законны бозуга юл куймас өчен, аңа кеше психологиясенең нечкәлекләрен белү таләп ителә.
- Мәсәлән, караучысыз йөргән этләрне бер-бер хәл итәргә кирәк дип киләләр. Моның полициягә бәйле булмавын, аларны юк итү буенча махсус хезмәт барлыгын аңлатам. Тагын бер киң таралган сорау – җәмәгать тәртибен бозучылар. Төнлә акыртып музыка тыңлаучыларга зарланучы күршеләрнең гозере буенча еш чыгарга туры килә. Яшьләр музыканы көчле итеп һәм төнгә кадәр тыңларга ярата шул, менә шундыйларга күршеләр белән татулыкта яшәүнең мөһимрәк икәнлеген аңлатабыз. Гаиләдә җәнҗал куптаручылар да бар бездә, аларны яшәү урыннары буенча тикшереп торам, әңгәмәләр үткәрәм. Җинаятьләрне ачклау, дознание, патруль-пост хезмәте бүлекләре белән тыгыз бәйләнештә эшлибез.
Әлбәттә, участковый гаиләдәге ызгышларны хәл итү белән генә шөгыльләнми, аның участогында урлашу, талау, алдашулар да булып тора. Мондый очракларда участковый оператив рәвештә каза күрүчеләрдән һәм шаһитлардан сорау алырга, тикшерү-оператив төркемне чакыртырга тиеш.
Елына ике тапкыр ул гражданнар алдында башкарылган эше турында отчёт тотарга тиеш. Илнур Фәритович отчёт тотып кына калмый, ә участоктогы проблемалар турында да кисәтә. Мәсәлән, фәлән урам начар яктыртыла, һәм кичләрен анда йөрү куркыныч, дип искәртә. Лотерея яисә су чистарту җайланмалары тәкъдим итәбез кебегрәк алдашуның яңа төрләре турында да сөйли.
Участковыйларны еш кына универсаллар дип атыйлар, чөнки аларга берьюлы берничә төрле эшне алып барырга: документларны тутырырга, беркетмәләр төзергә, эшләрне тикшерергә һәм җинаятьләрне ачарга, һәм, әлбәттә, эшенең төп өлешен башкарырга - кешеләр белән аралашырга, аларга милекләре, ирекләре, гомерләренә хокукларын якларга ярдәм итәргә туры килә.
Ә халык белән эшләүче теләсә кемгә тел ачкычын таба белүче, яше дә, карты да белән сөйләшә алучы нечкә психолог, кем әйтмешли, «үз» кеше булырга тиеш. Тагын да участковый күршеләрне татулаштыра, эшсезләргә эшкә урнашырга ярдәм итә, исерткеч эчемлекләрне ярамаган вакытта сатучы кибетләрне, ларёк һәм кафеларны тикшерә, хулиганнарны тынычландыра, тыелган вакытта йөрүче үсмерләрне өйләренә кайтарып җибәрә…
- Кем участковый була ала? - дип кызыксынам Илнур Хәбибуллиннан.
- Участок уполномоченные армиядә хезмәт иткән, югары юридик белемле кеше булырга тиеш, чөнки җинаять-процессуаль һәм административ характердагы документлар белән эшләргә туры килә. Эшкә кергәндә, әлбәттә, физик һәм психологик сәламәтлекне тикшерәләр. Хөкемгә тарттырылган кешене, сүз дә юк, полициягә алмыйлар.
Юридик вузлар тәмамлаучы кешеләрнең барысы да полициягә барырга ашкынып тормый, чөнки берәр оешмада юрист булып утыруы күпкә тынычрак.
Читайте нас: