Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 ноябрь 2018, 19:14

2019 елның 1 гыйнварыннан бала тәрбияләгән өчен пособие күләме 26 мең сумга кадәр арта

2019 елның 1 гыйнварыннан баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен айлык пособиенең максималь күләме 2018 елда 24 мең сум урынына 26 мең сумга кадәр арта.

2019 елның 1 гыйнварыннан баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен айлык пособиенең максималь күләме 2018 елда 24 мең сум урынына 26 мең сумга кадәр арта.
2019 елның 1 гыйнварыннан бала тәрбияләгән өчен айлык пособиенең максималь күләме 26 152, 27 сум тәшкил итәчәк.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең минималь күләме 52 мең сумга кадәр җиткерелә.
Социаль страховкалау фондында ачыклык кертүләренчә, страховкаланган кешенең хезмәт хакы юк яки бик аз икән, пособие минималь эш хакыннан чыгып исәпләнә. Хезмәткә минималь түләү яңа елдан 11 280 сумка кадәр арта.
Әлегә ул 11 163 сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 301 мең сумнан артык булачак. Быел ул 282 мең сумнан күбрәк.
Баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен айлык пособиенең минималь күләме исә 2019 елның 1 гыйнварыннан 4,5 мең сумга кадәр арта.
Әгәр страховкаланган кешенең эш хакы юк яки бик аз булса, бу пособие минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.
Моннан алда баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен айлык пособиенең минималь күләме 4,4 мең сумга кадәр арткан иде.
Читайте нас: