Кама таңнары
-18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 ноябрь 2018, 17:04

Бөтен хезмәтләр дә аякка бастырылса, бу кадәр кешебезне югалтмас идек...

Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән Хөкүмәт киңәшмәсе ял көннәрендә республикада бозлы яңгыр яву нәтиҗәсендә юлларда килеп туган хәлне анализлаудан башланды.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов узган атнада төбәк юлларындагы юл фаҗигаләрендә 14 кеше һәлак булуын һәм 87 зыян күрүче теркәлүен белдерде. Ә 8 кешенең гомере бер көнне, 17 ноябрьдә, өзелгән.
Әлеге аянычлы хәл республика җитәкчесен борчуга салган һәм ул халыкны боз яңгыры турында алдан кисәтмәгән “Башгидрометүзәк” вәкилен тәнкыйть утына тотты.
— Бу күренешне фаразлау авыр. Без аны яуган вакытта гына күрә алабыз, — дип акланды үзәк вәкиле. — Шимбә булган күренеш катлаулылыгы буенча бөтен хәбәр итү системасын эшкә кушу өчен тиешле дәрәҗәгә җитмәгән иде, шуңа да без барысын да аякка бастырмадык.
Радий Хәбировны бу җавап канәгатьләндермәде, ул хәбәр итү параметрларын яңадан карарга кушты һәм республиканы аякка бастыру сигез мәет җыюга караганда яхшырак, дигән фикер белдерде
Читайте нас: