Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 ноябрь 2018, 17:04

Мәктәп, бәдрәфең җылымы?

Киләсе елның 1 сентябренә республика мәктәпләре җылы бәдрәфләр белән тәэмин ителергә тиеш. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шундый бурыч куйды.

Киләсе елның 1 сентябренә республика мәктәпләре җылы бәдрәфләр белән тәэмин ителергә тиеш. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шундый бурыч куйды.
— Бу балаларыбызның сәламәтлегенә кагыла. Тиешле акча бүленде, — диде ул.
Республикада 1500 белем бирү учреждениесе авыл җирендә урнашкан. Быел төбәк бюджетыннан шушы мәсьәләне хәл итү өчен 28 миллион сума акча бүленгән. 136 җылы бәдрәф урнаштырылган. Янә 335 бәдрәф чиратын көтә.
Әлшәй, Илеш, Чакмагыш, Кушнаренко, Мәләвез районнарында эш җайга салынган. Ләкин артта калучылар да бар. Хакимият башлыклары проект-смета документларын әзерләргә һәм дәүләт экспертизасы үтәргә тиеш. Хөкүмәт бу мәсьәләне киләсе уку елы башына кадәр хәл итү өчен 167,5 миллион сум акча бүлә.
Читайте нас: