Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 ноябрь 2018, 18:11

Янә юл мәсьәләсе

Яңа төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы килү белән республикада төрле каналлар аша гражданнардан кергән сорауларны автоматлаштырылган IT-технологияләр ярдәмендә тиешле структуралар буенча бүлү буенча төркем эшли башлады.

Яңа төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы килү белән республикада төрле каналлар аша гражданнардан кергән сорауларны автоматлаштырылган IT-технологияләр ярдәмендә тиешле структуралар буенча бүлү буенча төркем эшли башлады. Мәсьәләләрне хәл итәр өчен түрәләргә бик кыска вакыт бирелә: беренче җавап өчен 3-24 сәгать. Һәм бу җавап исем өчен генә булырга тиеш түгел. Алар нигезендә проблемаларны хәл итү сыйфаты буенча дәүләт һәм муниципаль оешмалар рейтингы төзелә. Әлеге технологияләр РФ Президенты хакимияте җитәкчелегендә төзелгән һәм Русия төбәкләрендә уңышлы кулланыла. Ватсапта район чатлары төзелгән, шулай ук «ВКонтакте», «Одноклассники», «Фейсбук» социаль челтәрләрендә дә гражданнардан кергән сораулар, мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр урнаштырыла. Безнең район өчен дә шундый чат булдырылган. Менә районнан кергән беренче мөрәҗәгать.


«2001 елда Карякино авылының Үзәк урамында тыкрыклары белән бергә 1300 метр озынлыгындагы юл ремонтланган иде. Шул урамны яңадан быел гына ремонтладылар. Өстәвенә, 15 метрына асфальт җәеп бетермәделәр. Үзәк урамнан олы юлга чыкканда да 30 метр озынлыгындагы юлга асфальт җәелми калды. Әлеге сорауга биләмә башлыгы В.Никишев, смета тиешенчә төзелде һәм әлеге вакытта акча тотылып бетте, дип җавап бирде. Ничек алай булырга мөмкин? Сметаны раслау һәм заявканы яраштыру авыл биләмәсе хакимияте биргән мәгълүматлар нигезендә төзелә бит. Нигә Үзәк урамын төзекләндерү буенча чыгымнар сметасына аңа килеп тоташкан тыкрыкны да кертмәгәннәр? 17 ел элек ремонтланган юл әлеге вакытта чокыр-чакырлардан гына тора, бөтенләй рәттән чыкканчы, аны ремонтларга кирәк бит».


Аннары ул үзенең видео мөрәҗәгатендә 2015 елда Табачная урамына газ керткәндә 1,5 метр асфальт катламының җимерелүе турында да сөйли. Эшләр тәмамлаганнан соң да юлны ремонтламаганнар, югыйсә, чыгымнар сметасына бу эш кертелгән булган. Ул биләмә башлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма нәтиҗәсе булмаган, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы тарафыннан бернинди дә карар чыгарылмаган. Быел Табачная урамына, анда яшәүчеләр акчасына төзелеш калдыклары китергәннәр, аны 348 метрга таратканнар, ваклаттырганнар, аннары ком-таш китерттереп, грейдер белән тигезләттергәннәр, нәтиҗәдә, яхшы юл барлыкка килгән.


Хәзер авыл халкы видеода күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерүләрен, шулай ук Табачная урамында яшәүчеләрнең урамнарны төзекләндерү буенча башлангычларына булышлык итүләрен һәм 348 метр юлга асфальт җәюләрен сорый. Әлеге урамда яшәүчеләр башлангычы белән урамга асфальт салу буенча чыгымнар сметасы төзелгән, ул 960 мең сумга баскан.


Мүзәк авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Валентин НИКИШЕВның җавабы:

- 2017 елдагы суд карары нигезендә 2018 елда Үзәк урамга ремонт ясалды. Проект-смета документациясе 1100 метр озынлыгындагы юлның техник-паспорты нигезендә әзерләнде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча өстәп 120 метр юлга асфальт җәелде, гамәлдәге закон кысаларында бәяне 10%тан күпкә арттырмыйча муниципаль контрактка өстәмә килешү төзелде. Видеороликта күрсәтелгән Воробьево-Карякино автомобиль юлына алып чыккан Үзәк урамның асфальт катламы смета төзегәнче канәгатьләнерлек торышта иде. Үзәк һәм Табачная урамнарына Малые Ерши урамы аша керергә мөмкин. Юл аша газ торбалары үткән урынга вак таш салынды. Табачная урамының 276 метрына вак таш салынды, әмма җитәрлек булмау сәбәпле, әлеге урам халкы карары белән үзләре акчасына - төзелеш калдыклары, биләмә исәбенә – 16 машина ком-таш кертелде һәм роликта күрсәтелгән техника җәлеп ителде. 2018 елда шулай ук «Башнефть» акционерлар нефть компаниясе исәбенә Малые Ерши урамында асфальт катламы яңартылды.
Читайте нас: