Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 ноябрь 2018, 19:00

“Доширак” зыянлымы, әллә?

Кибеттә теләсә нинди студентның “Доширак” токмачын алганын күргәнегез бардыр. Хәер, студент чакта аны үзебез дә алып ашавыбыз сер түгел. Аның бер кабы төшке ашны алмаштырырга сәләтле.

Кибеттә теләсә нинди студентның “Доширак” токмачын алганын күргәнегез бардыр. Хәер, студент чакта аны үзебез дә алып ашавыбыз сер түгел. Аның бер кабы төшке ашны алмаштырырга сәләтле.
Ләкин “Доширак” зыянлы һәм ашказаны-кайнату трактына шактый зыян китерә дигән имеш-мимешләр еш ишетелә.
М.Ф. Решетнев исемендәге Себер дәүләт университетының Органик химия һәм органик матдәләр технологиясе кафедрасы доценты Елена Семиченко “Доширак” хакында түбәндәгеләрне сөйләде.
Составында бодай оны (һәрберебез өендә бар ул), тоз (анысы да таныш), крахмал, пальма мае (атеросклеротик бляшкалар барлыкка китерүе аркасында файдалы түгел, әмма сәламәт организмга әллә ни куркыныч тудырмый). Натрий карбонаты – чәй содасы (күбебез шулай дип йөртә бит аны), ә натрий полифосфаты кислоталылыкны җайлаштырыр өчен кулланыла.
“Бодай оныннан эшләнелгән токмачның файдасы аз. Он бодай бөртекләреннән тора. Бодайны эшкәрткәннән соң он составындагы клетчатка һәм витаминнар микъдаре азая. Мөмкинлек булганда бөтен бөртекле (цельнозерновой) оннан пешерелгән ризыклар ашарга кирәк”, - ди Елена Семиченко.
Шулпасында су, крахмал, тоз һәм пальма маеннан башка калий сорбаты (сорбин кислотасы тозы һәм натрий бензоаты) бар. Сорбин һәм бензойлы кислота – табигый кушылмалар, җиләкләр составында бар. Ике кислота да консервант буларак төрле азык-төлеккә кушыла.
Шулай ук натрий глутаматы бар, аның хакта бөтенләй куркыныч хәбәрләр йөри. Әмма ул нибары натрий тозы аминокислотасы, теләсә нинди бифштекста аның микъдаре “Доширак”ка караганда күбрәк.
Мальтодекстрин. Аны кукуруз крахмалыннан ясыйлар.
“Кашыкта – дару, чынякта исә – агу, - дип ышандыра Елена Семиченко, - “Доширак” составындагы бу матдәләр организмга әллә ни зыян китерми. Әмма даими бу токмачны ашау файдалы түгел, чөнки анда аксым һәм майлар бик аз. Ашаган ризыгыбыз төрле булырга тиеш: яшелчәләр, җиләк-җимеш, сыер ите”.
“Доширак” токмачы – Русиядә куллануга рөхсәт ителгән сертификация алган продукт. Ул тикшерүләр үткән, димәк, аны кулланырга мөмкин. Токмачны чама белән ашаганда сез агуланмаячаксыз”, - дип нәтиҗә ясый Елена Семиченко.
Читайте нас: