Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 ноябрь 2018, 20:00

Хак күтәрелми, әлегә...

Апрель-май айларында бензинга хаклар күтәрелде. Соңгы көннәрдә хаклар тагын югары үрмәләячәк дигән сүзләр йөри. Авыл җирендә машина белән күп йөрелми, шулай да бензинга хаклар күтәрелү белән азык-төлеккә хаклар артуы борчуга сала.

Апрель-май айларында бензинга хаклар күтәрелде. Соңгы көннәрдә хаклар тагын югары үрмәләячәк дигән сүзләр йөри. Авыл җирендә машина белән күп йөрелми, шулай да бензинга хаклар күтәрелү белән азык-төлеккә хаклар артуы борчуга сала.
– Әлегә хаклар күтәрелмәячәк. Бу турыда хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм илнең энергетика министры Александр Новак эре нефть компанияләре җитәкчеләре белән очрашуда килешү төзеде. Компания җитәкчеләре хакны шәхси ягулык станцияләре хуҗалары күтәрүе хакында белдерде. Ил буенча шәхси ягулык сату станцияләре 62 процент тәшкил итә икән. Алар барысы да эре компанияләрдән алынган бензин һәм дизель ягулыгын артык хак куеп сатканга күрә әледән-әле ягулык хакы да артып тора. Очрашу барышында шәхси ягулык станцияләрен тыю хакында фикерләр дә яңгырады. Дмитрий Козак бу хәлне тагын да кискенләштерәчәк дип аңлатма биреп үтте. Бак дисәң кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Якут Республикасында, шәхси ягулык станцияләре ягулык сату базарының 90 процентын алып тора икән.
Бүгеннән аларның барысын да ябып куйсаң, төбәктә барлык техника ягулык җитмәүдән туктап калачак. Эре компанияләр үз станцияләрен ачканчы шактый вакыт узачак. Аннары эре компанияләр халык аз яшәгән һәм техника күп булмаган җирлектә станция төзергә ашкынып та тормыйлар. Беренчедән, бу зур чыгымнар таләп итә, икенчедән, инде төзелгән станцияләре аша да ягулыкны сатып бетеп торалар. Артканын, шәхси станцияләргә саталар. Эре компания җитәкчеләре белән күмәртәләп сату хакларын киметү хакында да килешенде. Бу килешү 2019 елның 1 гыйнварына кадәр үз көчендә булачак. Яңа ел туу белән компанияләргә хакны 2018 нче елдагы инфляция күләменә (якынча 4 процент дип фаразлана) күтәрергә рөхсәт ителә. Әмма ягулык базары экспертлары хаклар аңарда гына туктамаячак дип искәртә. Чөнки алдагы ел башыннан ягулыкка акциз хаклары 1,5 тапкырга арттырыла. Өстәвенә, НДС 18 проценттан 20 процентка күтәреләчәк. Болар берсе дә гади водительләр файдасына түгел. Сезнең борчылуыгыз да бик дөрес, гадәттә ягулыкка хак арту белән азык-төлеккә дә, башка көнкүреш товарларына да хак күтәрелә.
Читайте нас: