Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 ноябрь 2018, 12:57

Наркотикларсыз тормыш өчен көрәшәчәкбез

Район территориясендә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе үтә.

Аның төп максаты - наркотик матдәләр куллануны һәм аларның законсыз әйләнешен булдырмау.
Акция үз эченә түбәндәге бурычларны ала: район җирлегенә наркотикларны алып керергә мөмкин булган каналларны ачыклау; наркопритоннарны ачыклау һәм юк итү; балигъ булмаганнарны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле булган җинаятьчлеккә җәлеп итү фактларын ачыклау; үзендә наркотик матдәләр тәшкил иткән үсемлекләрне законсыз үстерүчеләрне ачыклау, наркотик матдәләр тәшкил иткән кыргый үсемлек урыннарын юкка чыгару.
Акция дәвамында белем бирү йортларына, халык күп йөргән урыннарга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган материаллар урнаштырылачак.
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында хокук саклау органнары, тәрбия бирү, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, ата-аналар, киң җәмәгатьчелекнең бердәм булып, бу афәткә каршы тору мөһимлеге ассызыклана. Бу уңайдан "ышаныч телефоны" эшли. Наркотиклар белән бәйле гамәлләрдән шикләнеп шалтыратулар, хокук саклау органнары тарафыннан тикшерелгән очракта, һәр өченче хәбәрнең дөрес булуы белән билгеләнә.
Читайте нас: