Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 ноябрь 2018, 18:00

Җылы бәдрәфләр: аларны кем урнаштырырга тиеш?

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чиновникларны социаль челтәрләрдә теркәлергә, аларга мөрәҗәгать иткән гади халык проблемаларын тиз арада хәл итәргә боерык биргән иде.

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чиновникларны социаль челтәрләрдә теркәлергә, аларга мөрәҗәгать иткән гади халык проблемаларын тиз арада хәл итәргә боерык биргән иде.
Һәр атна ахырында диярлек төбәк җитәкчесе республиканың төрле район-шәһәрләренә эш сәфәре кыла. Гади халык белән аралашып, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнә, беренче чиратта кайда һәм нәрсәләр эшләргә хакында карарлар кабул итә.
Мәктәп укучыларын җылы бәдрәфләр белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәреп чыкты ул. Күптән түгел генә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә 2019 елның 1 сентябренә республиканың барлык мәктәпләре дә җылы бәдрәфләр белән тәэмин ителергә тиеш диде Радий Фәрит улы.
“Башинформ” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисенең “ВКонтакте”дагы аккаунтындагы бер пост астында Хәйбулла районыннан язылган комментарий да җылы бәдрәфләр темасына иде.
“Хөрмәтле Ростислав Рәфкать улы! Бездәге хәлләргә түзмәгән ата-аналар сүзләрен сезгә җиткерәм. Радий Фәрит улы Хәйбулла районына килеп киткәч, безнең җитәкчеләр: район хакимияте башлыгы Ибраһимов Р.Х., район мәгариф бүлеге начальнигы Сираҗетдинов Ю.Д. район мәктәпләрендә ашык-пошык җылы бәдрәфләр урнаштыра башлады. Ә бит 3 ел элек бу максатларга федераль бюджеттан акчалар бүленгән иде. Безнекеләр болай гына, бәдрәфләр урнаштырылды дип, исәп тоткан иде. Әмма ул җылы бәдрәфләр бүгенгәчә мәктәпләрдә юк.
Хәзер исә материалларга каяндыр акча табалар (максатсыз куллану), әмма подрядчикларга бәдрәфләрне урнаштырганнары өчен түләргә акчалары юк. Бәдрәфләрне ата-аналар урнаштырырга тиеш. Урнаштыра алмасалар, акча белән ярдәм итәргә тиешләр. Тиешле чаралар күрүегезне үтенәбез. Рәхмәт сезгә!” диелә бу комментарий текстында.
Республика башлыгы хакимияте карамагындагы халык мөрәҗәгатьләре буенча эш төркеме җитәкчесе Елена Прочаковская, комментарийны укып, бу хәлне тикшерәчәген язды...
Мәктәпләрдә акча җыюлар бер дә яңалык түгел. Әлбәттә, компетентлы вазифадагылар бу хәбәрнең чынмы, ялганмы икән тикшерер һәм үз карарын чыгарыр.
Ә менә Буранбай Аскар (комментарий авторының “ВКонтакте”дагы исеме) язган хәл дөрес булса, һушың китәрлек бит! Коточкыч! Кызганычка каршы, гади халыкны мыскыллау дәвам итә...
Читайте нас: