Кама таңнары
-18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2018, 17:15

2019 елга бюджет проекты тикшерелде

Район Советы башлангычы белән 2019 елга һәм 2021 елга кадәрге чорга районның социаль-икътисади үсеше һәм бюджеты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Анда депутатлар, район хакимияте вәкилләре, предпрятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.

Район Советы башлангычы белән 2019 елга һәм 2021 елга кадәрге чорга районның социаль-икътисади үсеше һәм бюджеты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Анда депутатлар, район хакимияте вәкилләре, предпрятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Җәмәгать тыңлауларын район Советының бюджет, салымнар һәм милек, җир һәм табигать ресурсларыннан файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Руслан Гарипов ачты. Аннары 2030 елга кадәр районның социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау буенча доклад белән район хакимияте башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов чыгыш ясады.
Бюджет проекты белән таныштырганчы район хакимиятенең икътисад бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Айдар Ибраһимов үткән ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга көтеләчәк йомгаклар турында сөйләде. Мәсәлән, 2018 елның беренче ноябренә барысы 2715 млн сумга товар төяп озатылган, эшләр башкарылган һәм хезмәтләр күрсәтелгән – бу 2017 елның беренче ноябренә карата 83% дигән сүз. 10 айда 129 торак йорт салынып, аларның мәйданы 10 876 кв.метрга җиткән – бу еллык планның 85,3%ы. Сафка кертелгән квадрат метрларның күбесе Курый (2297), Яңа Кабан (1055), Шушнур (963) авыл биләмәләренә туры килә.
2018 ел йомгаклары буенча барлык төр чыганаклар исәбенә инвестицияләр күләме узган ел дәрәҗәсенә 132% белән бәяләнә. Әлеге күрсәткечнең тиз арада артуын республика адреслы инвестицияләү программалары кысаларында проектларны гамәлгә ашыру белән бәйлиләр. Болар: Яңа Кабанда су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү; Кутлинкада урамнарга газ кертер өчен газүткәргеч сузу; Арланда «Көнбатыш» микрорайонын төзү һәм төзекләндерү; Куянда 95 урынга балалар бакчасы төзү.
Кулланучылар базарына килгәндә, җәмәгать туклануы әйләнеше сизелеп кимегән һәм 2017 ел дәрәҗәсенә 85,5% тәшкил иткән. Моның сәбәбе – белем бирү оешмаларында туклануны оештыруны аутсорсингка күчерү һәм «Общепит» предприятиесенең эшен туктатуы.
Айдар Миңнеханович билгеләвенчә, беренче октябрьгә районда 574 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, боларга ике урта, 20 кече предприятие, 101 микропредприятие, 380 шәхси эшкуар, 71 крестьян-фермер хуҗалыгы керәләр.
Ә менә авыл хуҗалыгындагы 2018 елга үсеш күрсәткечләре былтыргыдан азрак булыр дип көтелә һәм 2030 млн сум тәшкил итәчәк (98,36%). Терлекчелектәге тулай күрсәткечләрнең кимүенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлек санының азаюы, цехны вакытлыча консервлау белән бәйле «АгроМен»да кошлар санын һәм йомырка җитештерүне киметү китергәннәр. Үсемлекчелеккә килгәндә, горчица, рапс, борчак һәм карабодай кебек югары табышлы культуралар мәйданнарын арттыру сәбәпле, бераз артым көтелә.
Халыкның яшәү дәрәҗәсендә үзгәрешләр көтелми – район икътисадында мәшгульләр саны 2017 ел дәрәҗәсендә - 10300 кеше булыр дип фаразлана. Икътисад бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручының чыгышында шунысы сөендерде – районда уртача айлык хезмәт хакы 8,2%ка артып, беренче октябрьгә 35105,7 сум тәшкил иткән.
Эшсезләрнең саны артмаган да, кимемәгән дә. Беренче ноябрьгә алар 160 кеше булган. Ел башыннан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте булышлыгы белән 557 кеше эшкә урнаштырылган.
Айдар Ибраһимов демографиягә кагылышлы саннарга да тукталды: Тугыз айда районда 197 бала туган (узган елдагыдан дүрт балага кимрәк). Үлүчеләр 314 булган (узган елда – 310). Үткән ел белән чагыштырганда никахка керүчеләр сизелеп азайган. Ун айда нибары 188 пар өйләнешкән, ә узган елда бу вакытка 248 никах теркәлгән булган.
Алга таба районның төп финанс документы – 2019 елга һәм 2020, 2021 елларга планлы чорга бюджет проекты белән район хакимияте башлыгының финанс сораулары буенча урынбасары-район хакимиятенең финанс идарәсе җитәкчесе Чулпан Хәйбрахманова таныштырды. 2019-2021 елларга бюджет һәм салымнар сәясәте, алдагы еллардагы кебек үк, керемнәрне мобилизацияләүнең нәтиҗәле механизмнарын эзләүгә, финанс ресурслары белән идарәләүне сыйфатлы итүгә юнәлтеләчәк, дип ассызыклады ул.
Чулпан Салаватовна билгеләвенчә, 2019 елга планлаштырылган керемнәрнең гомум күләмендә салымнар 26,4% тәшкил итәчәк, салымнардан булмаган керемнәр - 7,8 %, түләүсез керүләр 65,8% булачак. Салымнар һәм салым булмаган керемнәр 2019 елда 2018 елда расланган планга карата 10,9%ка артым белән фаразлана. Доклад укучы аңлатуынча, салымнар һәм салым булмаган керемнәрнең ел саен артуы физик шәхесләрнең кеременә салымнар, оешмаларның милкенә салымнар, дебиторлык бурычларны бетерү буенча чараларны алга таба активлаштыру, нефть продуктларына акциз ставкаларын индексацияләү буенча салым салу базасының артуы белән бәйле. Бюджетның салымнар һәм салым булмаган керемнәрнең төп өлешен НДФЛ - 57,2% (153,6 млн сум) – алып тора; муниципалитетка караган милектән файдаланудан алынган керем - 21,2% (56,9 млн сум); бердәм табышка салым – 6,8% (18,1 млн сум); акцизлар - 6,7% (18,1 млн сум); оешмалар милкенә салым 4,9% (13,2 млн сум) тәшкил итә.
Район бюджетына түләүсез керемнәр күләме дә артачак дип фаразлана. Мәсәлән, республика бюджетыннан дотацияләр күләме 2019 елда агымдагы елда расланган план белән чагыштырганда - 48,7 млн сумга, субсидияләр күләме 21,8 млн сумга артачак.
Алга таба Чулпан Салаватовна район бюджетының нәрсәләргә тотылачагы турында сөйләде. Чагыштырмача иң зур авырлык - чыгымнарның 56,1%ы (яисә 440,1 млн сумы) мәгарифкә туры килә. Болар: балалар бакчаларын, мәктәпләрне, музыка мәктәпләрен карап тотуга, балаларның җәйге ялын оештыруга, «Йолдызлык» үзәгенә, спорт мәктәбенә, яшьләр эшләре буенча комитетка, мәгариф бүлегенә тотылган акча.
Чыгымнарның 10%ын, ягъни 79,1 млн сумын, мәдәнияткә тотмакчылар. Монда район һәм авыл мәдәният йортларын, китапханәләрне, район музеен карап тотуга һәм мәдәният бүлегенә китәчәк акча керә. Бу бүлектәге чыгымнарның артуы мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын республикадагы уртача хезмәт хакына җиткерү һәм педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакын республикада укытучыларның уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү буенча республика бюджеты акчасын район бюдҗетына кертү белән бәйле.
Чыгымнарның 9%ы, ягъни 70,2 млн сумы, гомумдәүләт сорауларын хәл итүгә тотылачак (моңа район хакимияте, район Советы, авыл хуҗалыгы бүлеге, финанс идарәсе һәм авыл биләмәләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе, район хакимиятенең резерв фондының эше керә).
Социаль сәясәт буенча чараларны тормышка ашыруга чыгымнарның 7,6%ын, ягъни 59,6 млн сумын тотмакчылар. Акчаның 6,4%ын, ягъни 50,6 млн сумын милли икътисадка юнәлтмәкчеләр, моңа авыл хуҗалыгындагы, юлларны карап тотудагы һәм ремонтлаудагы, урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү буенча чараларга чыгымнар керә.
2019 елда чыгымнарның 2018 елга расланган саннар белән чагыштырганда кимүе нигездә республика адреслы инвестицияләү программасы буенча чараларны тормышка ашыру тәмамлануы белән бәйле.
Физкультура һәм спортка 1,8%, ягъни 13,9 млн сумны юнәлтмәкчеләр. Моңа «Прикамье» комплексын эшләтүгә, физкультура һәм спорт комитетына тотылачак акча керә.
Торак-коммуналь хуҗалыкка чыгымнар 13,1 млн сум белән исәпләнгән.
Чыгышы ахырында Чулпан Хәйбрахманова шуны билгеләде: 2019 елга бюджет проекты баланслы, 2020 елга дефицит 10 млн сум, 2021 елга 15 млн сум күләмендә билгеләнгән. Дефицитларны бетерү чыганаклары исә район бюджетының финанс елы башына калган чаралары һәм банк кредитлары формасында займ акчасын җәлеп итү.
Фикер алышулар нәтиҗәсендә район бюджеты проекты хупланды, аны район Советына җибәрү турында карар кабул ителде.
Читайте нас: