Кама таңнары
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2018, 19:21

Дүрт көн эчендә газ

Сауз һәм Саузбаш авыллары арасындагы газүткәргечнең файдалануга тапшырылуына да ике елга якын вакыт үтте. Әле дә хәтеремдә, экспулатациягә тапшыру тантанасында, хәзер эшнең бик азы гына – газны өйләргә кертәсе генә калды, дип сөйләгәннәр иде. Без ул чакта бу авылларга газ кертү мәсьәләсе тулысынча хәл ителде дип уйлаган идек.

Соңыннан ачыклануынча, шунда ук газга тоташырга авыл халкының барысы да әзер түгел икән, чөнки бу бик кыйммәткә төшә, һәм эчке челтәрләрне монтажлауга барысының да акчасы юк. Әмма бик озак йөреп ирешкән газүткәргечнең кирәклеген йортларны газга тоташтырып расларга кирәк иде – шуңа күрә халык арасында аңлату эшләре алып барылды, янәсе, сораган идегез - эшләдек, хәзер инде тәкъдим ителгән «хезмәтләргә», рәхим итеп, тоташыгыз. Авыл халкы үзе дә өйләренә газ кертергә кирәклеген аңлый һәм, төрлечә акча җыеп, бу мәсьәләне әкренләп хәл итә.
Әмма бар көчләре белән өйләренә «зәңгәр ягулык» кертергә теләгән кешеләрнең көтмәгәндә тагын проблемалары килеп чыга. Монысында инде газчылар, ягъни Краснокама районы буенча газүткәргечкә тоташтыру белән шөгыльләнүче Нефтекама шәһәрендәге «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте үзләре гаепле.
«Майда без газ кертү турында кайгырта башладык. Әлеге оешма белән килешү төзедек, төрле суммадагы эшләр өчен түләдек. Урамнан өйгә газ торбасын үткәрдек, өйдә ис суырткыч эшләдек, колонка урнаштырдык, җылыту системасын тиешенчә үткәрдек – гомумән, ничек таләп ителә, барысын да шулай эшләдек һәм сентябрьдә аларга шылтыраттык. Һәм алар безгә газны октябрь уртасында тотыштырабыз дип вәгъдә итте.
Вәгъдә ителгән срок үтте, берни дә урыныннан кыймылдамады, безнең шылтыратуларыбызга бер генә җавап булды - көтегез. Берничә тапкыр шылтыратулардан һәм вәгъдә итүләрдән соң гына Гостехнадзор хезмәткәрләрен җибәрделәр – алар барлык документларны тикшерделәр, барысы да яхшы һәм тагын да «көтегез» диделәр.
Ноябрь килеп җитте. Ә без газ булачак дип, элекке җылылык системасын сүтеп өлгергән идек – өйдә түзә алмаслык суык була башлады. Без, әлбәттә, радиатор сатып алдык, ләкин аның җылысы бер бүлмәгә генә җитә, ә калганнарында – барыбер суык, тын алганда хәтта авыздан пар чыга. Минем пенсиядәге әти-әнием менә шундый шартларда калды. Кайгырудан аларның сәламәтлекләре тагын да ныграк какшады», - дип язган Саузбаш авылыннан Рәмзия Шәмсиярова БР Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битенә.
Әлеге мөрәҗәгать нигезендә урындагы властьлар Нефтекама шәһәрендәге «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенә нигә шундый хәл килеп чыгуын ачыклап рәсми хат җибәргән.
Һәм Рәмзия Шәмсиярованың гаҗәпләнүенә, мөрәҗәгатьтән соң ике көн үтүгә аларга газчылар килеп өйләрен газга тоташтырган да – шулай итеп проблема бер атна эчендә (рәсми хат дүшәмбе, 19 ноябрьдә, җибәрелгән, ә 24 ноябрьдә газга тоташтырганнар да!) хәл ителгән.
- Нигә безне шул хәлгә төшерергә кирәк иде инде? Вәгъдә иткәнчә килмәүләрен алар объектларының күплеге һәм барысын да тоташтырып өлгермәүләре белән аңлата. Шулай буламыни инде!? Кешеләр вәгъдә ителгән газны көтеп өшеп яталар, чирлиләр бит! – дип ачуын белдерә Рәмзия Шәмсиярова һәм авылда алар кебек өйләренә газ торбалары сузылган һәм хәзер вәгъдә ителгән газны тоташтыруларын гына көтеп ятучылар тагын да барлыгын өсти.
- Бездә әле тагын ике йортны газга тоташтыру мәсьәләсе хәл ителә. Ләкин анда хуҗалар үзләре я эшләр өчен түләп бетермәгән, я Гостехнадзор документларын һәм эшләрен кабул итмәгән – менә шул моментлар гына өйләргә газ кертүне тоткарлап тора. Шул эшләр эшләнү белән үк бу өйләргә дә газ керер дип ышанабыз, - дип белдерде Саузбаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдинова.
Читайте нас: