Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 декабрь 2018, 16:58

Властьны кыймылдарга нәрсә мәҗбүр итә?

«Инцидент» программасы турында барысының да ишеткәне бардыр, мөгаен. Гади сүз белән әйткәндә, бу - социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә җавап бирү, аларны эшкәртү, халык күтәргән проблемаларны хәл итү. Дүшәмбе киңәшмәсендә нәкъ әлеге программа һәм аның ничек эшләве турында сүз барды.

«Инцидент» программасы турында барысының да ишеткәне бардыр, мөгаен. Гади сүз белән әйткәндә, бу - социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә җавап бирү, аларны эшкәртү, халык күтәргән проблемаларны хәл итү. Дүшәмбе киңәшмәсендә нәкъ әлеге программа һәм аның ничек эшләве турында сүз барды.
Яңа программа иң популяр «ВКонтакте», Facebook, Instagram, Twitter, «Одноклассники» социаль челтәрләренә мониторинг үткәреп, автоматик рәвештә алардан кешеләрне борчыган проблемаларны сайлап ала. Күбесе тикшергән темалар беренче урынга чыга, һәм система аларга «инцидент» статусын тага. Бу темалар әһәмиятлелек дәрәҗәсе буенча аерылып, муниципалитетларга җибәрелә. Һәм аларның җитәкчеләре тиз арада проблеманы хәл итәргә һәм җавап бирергә тиеш.
Әлеге юнәлеш өчен җавап бирүче җитәкче 3 сәгать эчендә - әлеге теманы күтәргән кешеләргә аларны ишетүләре, алдагы 24 сәгать эчендә проблеманың хәл ителүе турында белдерергә тиеш. Әгәр дә хәлне җайга салу өчен күбрәк вакыт таләп ителсә, социаль челтәрләрдән файдаланучы җавапны 8 көннән дә соңга калмыйча алачак.
Программа эшли башлаганнан бирле безнең район буенча 4 сорау кергән. Иң күп сорау Нефтекама шәһәре буенча булган – 482. Икенче урында – Туймазы (288), өченче урында - Бөре районы (124).
Бу «Инцидент» программасы нәрсә бирә соң? Беренче чиратта чиновниклар хәзер формаль язу белән шөгыльләнмәячәк. Мотлак факт буенча отчет тотачаклар – 8 көн эчендә эшлекле төркемгә, чатка хәл ителгән проблеманың фотосурәтен җибәрергә тиеш булалар.
Бүген күпләр социаль челтәрләрдә утыра. Күбесенең төрле инстанцияләргә дәгъва язу гадәте юк. Хәзер социаль челтәрләр халык фикерен белдерә торган рупор булып чыгыш ясый. Шулай итеп, «Инцидент» властьның кыймылдармы-юкмы икәнлеген, һәм аны нәрсә кыймылдарга мәҗбүр итүен күрсәтәчәк.
Читайте нас: