«Бердәм Русия» партиясенең 17 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында район Советы депутатлары Николо-Березовка авылында гражданнарны кабул итте. Авыл халкы юлларны төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, җир участогы белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтте.
Николо-Березовка авылы мәктәбенең административ-хуҗалык эшләр буенча директор урынбасары Василий Глухов район Советы депутатлары Руслан Гарипов белән Рита Садыйковага бик күп сораулар белән мөрәҗәгать итте. Ул көн саен балаларның күбесе мәктәпкә барган һәм аннан кайткан юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде. Мәсәлән, ул мәктәпкә илткән юлның бер ягында гына җәяүлеләр өчен тротуар барлыгын, ә икенче ягыннан җәяүлеләргә машина юлыннан кайтырга туры килүен билгеләде. Шуңа күрә, аның сүзләре буенча, юлның шул участогында тротуар эшләгәндә яхшы булыр иде. Ул шулай ук мәктәпкә барганда укучылар юлны еш кисеп чыккан участокларны күрсәткән. Андый участоклар билгеләнгән «җәяүле кисеп чыгу урыннары» булмаганлыктан барлыкка килгән. Шул уңайдан Василий Глухов андый урыннарга тиешле юл билгеләре куеп, җәяүле кисеп чыгу урыннарын булдырырга тәкъдим итте. Шулай ук ул Монтажниклар урамын һәм тыкрыгын яктырту мәсьәләсен күтәрде. Ул депутатлардан мәктәптән ерак түгел тукталыш һәм парковка төзергә ярдәм итүләрен сорады – мәктәпкә генә түгел, якында урнашкан балалар бакчасына, музейга килгән машиналарга туктарга да уңайлы булыр иде.
Бу сорауларның барысын да депутатлар урындагы хакимияттә тикшерергә сүз бирде. Шулай ук авыл советы һәм ЮХХДИ бүлеге вәкилләре җәяүле кисеп чыгу урыннарын, тукталыш төзү мөмкинлеген тикшерер өчен бергәләп юлларны карарга чыгу вакытын билгеләде. Ә Василий Глуховның, нигә тротуарлар кардан чистартылмавы һәм җәяүлеләргә машина юлыннан йөрергә туры килүе турындагы сорауларына авыл биләмәсе башлыгы Александр Карабут шунда ук җавап бирде - «Коммунальник» җәмгыяте белән килешү шушы көннәрдә генә төзелгән.
Аннары бер ханым, гаиләсендә өченче бала туу сәбәпле, җир участогы алуга хокугы турында кызыксынды. Аның сүзләре буенча, ул бу сорау белән район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән, анда аңа җир участогына дәгъва итә алмыйсың дигәннәр, чөнки аның торагы бар. Депутатлар бу мәсьәләнең очына чыгар өчен, район хакимиятенә аңа җир участогы сорап гариза язарга, һәм тиешле документларын бирергә киңәш иттеләр – алар нигезендә генә җир участогы бирү мөмкинлеге турында әйтеп була.
Алдагы кешедән дә торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча сораулар күп булды. Ул җылылык трассасы азагында урнашкан йортларда фатирларның җитәрлек җылынмавына зарланды, чөнки челтәрләрдә басым төшми. «Җылылык челтәрләре» бу проблеманы күптән белсә дә, хәл итәргә ашыкмый. Шулай ук мөрәҗәгать итүченең әлеге предприятиегә карата аларның опрессовка үткәрүе һәм челтәрләрне юдыруы, һәм шул эшләр өчен акча түләттерүе турында да сораулары булды. Боларның барысын да ачыклар өчен депутатлар «Җылылык челтәрләре»нә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдылар.
Ә менә авылдан чүпне киләсе елдан көченә керәчәк яңа кагыйдәләр буенча чыгару мәсьәләсе бөтенләй кызу бәхәсләр тудырды. Яңа законны тормышка ашыра башлау белән проблемалы моментларны булдырмас өчен, бу мәсьәлә буенча фикер алышуларны дәвам итәргә карар ителде.