Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 декабрь 2018, 16:51

Яңа елдан 20 телеканалны бушлай карарга мөмкин булачак

2019 елның гыйнвар уртасыннан федераль каналлар аналогтан санлы (цифровой) телевидениегә күчә. Белгечләр раславынча, әлеге вакытта илебездәге халыкның 10 проценты гына аналог телевидениесеннән файдалана. Калганнары күптән спутник антенналарына яисә санлы тапшыруларга күчте, чөнки ул каналларны югары сыйфатта карарга мөмкинлек бирә һәм каналлар саны да күп. Аналог телевидениене өздерүгә алдан әзерләнергә кирәк: телевизорыгызны алыштырыга теләмәсәгез, махсум приставка сатып алырга туры киләчәк.

2019 елның гыйнвар уртасыннан федераль каналлар аналогтан санлы (цифровой) телевидениегә күчә. Белгечләр раславынча, әлеге вакытта илебездәге халыкның 10 проценты гына аналог телевидениесеннән файдалана. Калганнары күптән спутник антенналарына яисә санлы тапшыруларга күчте, чөнки ул каналларны югары сыйфатта карарга мөмкинлек бирә һәм каналлар саны да күп. Аналог телевидениене өздерүгә алдан әзерләнергә кирәк: телевизорыгызны алыштырырга теләмәсәгез, махсум приставка сатып алырга туры киләчәк.
Нәрсә эшләргә кирәк?
Гади тел белән әйткәндә, 2019 елда аналог телеканаллары безгә гадәти булган метрлы аненналар аша күрсәтми башлаячак. Дециметр гасыры башлана. Бу халыкка нәрсә белән яный? Үзгәрешләр кабель телевидениесенә тоташкан кешеләргә кагылмаячак, ә менә антенна аша сигнал алучы иске телевизорлар хуҗаларына өстәмә җайланма сатып алырга туры киләчәк.
Якынча мәгълүматлар буенча, республика халкының 95,5%ы санлы эфир телевидениесенә тоташу мөмкинлеге бар. Бу аларның санлы телевидениене карарга техник мөмкинлекләре бар, дигән сүз, барысы да фатирдагы техникага гына бәйле.
Күп еллар инде авыл кешеләре дә кабель операторлары хезмәтеннән файдалана яисә юлдаш тәлинкәләре урнаштырган. Аларның операторлары үзләре акрынлап «сан»га күчәчәк, шуңа күрә абонентларыннан ниндидер чаралар күрү таләп ителми. Әгәр дә сез антенна яки иске телевизордан файдаланасыз икән, санлы приставка сатып алырга туры килә. Югыйсә, гыйнвардан ук үзләренең аналог сигналын өзмәгән каналлар гына күрсәтәчәк. Ким дигәндә бу «Башкортстан юлдаш каналы» һәм шәһәр каналлары булачак. Калган каналлар урынына кара экран булачак.
Тагын бер мөһим нәрсә: әгәр дә сез җайланма сатып алганнан соң, үзегезнең законлы 20 каналыгызны бушлай карый башлагансыз икән, иске антеннагызны да ташламагыз! Югыйсә, сез БСТ буенча хоккей, футбол һәм башка яраткан тапшыруларыгызны карый алмаячаксыз.
«Сан»га күчү нәрсә бирә?
Санлы сигналның сыйфатына табигать шартлары йогынты ясый алмый. Шулай ук сурәтләрнең һәм тавышның югары сыйфатлы булуы, ачык күрсәтүе, каналларның күп булуы кебек башка өстенлекләре дә бар.
Шул рәвешле, яңа елдан «аналог» акрынлап «сан»ны тулысынча кысып чыгара.
Антенна сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Санлы эфир телевидениесен кабул итәр өчен дециметрлы яисә дулкынлы антенна кирәк. Аны сайлаганда өегезнең телебашнядан никадәр ерак урнашканлыгын, тапшыру сигналының никадәр көчле булуын исәпкә алырга кирәк.
Безнең районда телебашня Яңа Нугай авылында урнашкан. 2015 елда Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәрләренең филиалы булган «Башкортстан Республикасы» радиотелевизион тапшырулар үзәге» бушлай РТРС-1 (беренче мультиплекс) һәм РТРС-2 (икенче мультиплекс) санлы телеканаллар пакетларын тәкъдим итә башлады. Шул чагында ук безнең район халкының 96%ы санлы телевидение карый башлады. Шулай итеп, район тулысынча «сан»га күчте.
Санлы сигналны кабул итәр өчен белгечләрне чакырасы, стена тишәсе һәм дистәләрчә метр кабель сузасы юк. Заманча телевизордан (2013 елдан соң) кулланучыларга DVB-Т2 форматын кабул итү өчен дециметр диапазонлы антенна сатып алу да җитә. Ә инде иске телевизор (2013 елга кадәр) хуҗаларына антенналы санлы приставка кирәгәчәк (хакы - 1 меңнән 2 мең сумга кадәр).
Шул ягы да бар: санлы телевидение тамашачылары абонент өчен түләмәячәк, ягъни 20 федераль каналны һәм өч радиостанцияне бушлай карарга һәм тыңларга мөмкин булачак.
Кабул итү антеннасы никадәр биегрәк һәм телебашняга якынрак урнашкан булса, сигнал сыйфатлырак була диләр. Башня тәрәзәдән күренеп торса, сигналны бүләм антеннасы аша да алырга мөмкин.
Авыл җирендә сигналны тапшыручы башняга якын арадан алыр өчен 10 метрдан биек урында урнашкан зур булмаган бүлмә антеннасы да ярый.
Телесигнал юлында төрле каршылыклар булган очракта мөмкин булган кадәр биеккә күтәрелгән, куәтен көчәйткече (9-14дБ) булган актив дулкынлы киң полосалы антенна кирәк була.
Җайланма сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Санлы эфир телевидениесен (ЦЭТВ) кабул итәр өчен иске телевизорлар өчен санлы приставкага тоташырга кирәк.
Базарда андый приставкаларның 370тән артык төре бар. Аларның уртача хакы - 1000 сумга якын. Приставкалар кыйммәтрәк булган саен, аның өстәмә фунцияләре күбрәк була.
Приставка сатып алганда тикшерергә онытмагыз: комплектка телевизорга тоташу өчен кабель кергәнме; приставкада флешка тыгар өчен урын (USB) бармы (программасын яңарту өчен кирәк булырга мөмкин); приставканың үзендә каналларны күчерү төймәләре бармы (приставканың пульты югалган очракта кирәге чыгарга мөмкин). Шулай ук приставканың тартмасында җитештерүченең сайты, кулланучыларның техник ярдәм телефоннары, үзегезгә якын шәһәрдә урнашкан сервис үзәге адресы (ремонтларга кирәк булса) һәм тартмасында күбәләкле логотип бармы (приставканың моделе Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәрләре тарафыннан сертификацияләнгәнен күрсәтә).
Сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә?
Башкортстанда санлы телевизион тапшырулар өчен «Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәрләре» филиалы җавап бирә. Консультация үзәге белгечләре +7(347)246-45-78 телефоны яисә [email protected]. электрон почтасы аша санлы телевидение турындагы сорауларга җавап бирәчәк һәм приставкаларны ничек дөрес сайларга һәм тоташтырырга кирәклеген аңлатачак. Сорауларыгызны 8-800-220-2002 телефоны буенча федераль кайнар линиягә тәүлек әйләнәсенә бушлай шылтыратып бирә аласыз.
Читайте нас: