Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 декабрь 2018, 12:03

Районда Инвалидлар көненә багышланган чара узды

Безнең районда Халыкара инвалидлар көненә бәйрәм чараларын үткәрү традициягә әверелде. Менә быел да Николо-Березовка авылында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр кунакханәсе әзерләнде.

Безнең районда Халыкара инвалидлар көненә бәйрәм чараларын үткәрү традициягә әверелде. Менә быел да Николо-Березовка авылында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр кунакханәсе әзерләнде.


Үзәк район мәдәният йорты фойесында балалар өчен үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан өстәл уеннары оештырылган. Ә бәйрәмчә бизәлгән залда балаларны әти-әниләре белән бергә җиләк-җимеш һәм тәм-том белән чәй табыны көтә иде.

Кунаклар алдында район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева һәм инвалидлар эшләре буенча район иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлфисә Закирова чыгыш ясадылар.


Чәй эчкән арада, үзәк район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе солистлары балаларның күңелен күрде. «Глория» театр студиясендә тәбияләнүчеләр Смешинка һәм Смайликлар малайлар һәм кызлар белән мавыктыргыч уен, викторина һәм конкурслар үткәрде. Залда «мөмкинлекләре чикләнгән» балалар булса да, бала һәрвакыт бала булып кала. Балаларның чын күңелдән көлгән, күзләрендә елмаю чаткылары чагылган мизгелләрне күбрәк сурәтләп каласы килде.


Алина Агабабова. Яңа Кабан авыл биләмәсе:

- Балаларга шундый күңелле чара оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Шул минутларда сабыеңа карыйсың да, аларның, уенга бирелеп, чирле икәннәре турында да онытып җибәрүләрен күреп шатланасың! Безнең балаларга бәйрәм тудырган һәм күтәренке кәеф бүләк иткән кешеләргә зур рәхмәт! Без улым Максим белән ел саен мондый чарага киләбез. Ул аны түземсезлек белән көтә. Хәзер Яңа ел бәйрәмнәрен көтәбез инде.

Максим:

- Күңелле булды. Клоуннар һәм смайтиклар шундый шук. Әмма миңа аеруча үзем катнашкан конкурслар ошады.


Надежда Ветлина. Николо-Берёзовка авылы:

- Безнең районда андый бәйрәмнәр бик күңелле үтә. Балаларның төрле яшьтә булуларына карамастан, оештыручылар бәйрәм программасын һәрберсен кызыксындырырлык итеп төзиләр. Бүгенге программа да балаларны беренче секундлардан ук үзенә җәлеп итте. Без улым Владислав белән мондый чараларга гел киләбез, һәм баланың көткәне һәрвакыт артыгы белән аклана.
Читайте нас: