Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 декабрь 2018, 15:18

Легальләштерергә дә, якларга да

Хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү буенча чираттагы видеоселектор киңәшмәсендә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын яклау темасы кузгатылды.

- 1 гыйнвардан гражданнарның пенсиягә чыгу яшен үзгәртәчәк закон көченә керә. Без бу юнәлештәге эшләрне башладык та инде. Безнең сорау буенча кайда, күпме пенсия алды яшендәге кешеләр эшләве язылган исемлекләр төзелә, һәм алар даими яңартылып тора. Махсус төзелгән комиссияләр ярдәмендә аларның эшсез калмыймы икәнлеге күзәтелеп торачак, биредә эш бирүчеләр белән тыгыз эшләргә кирәк булачак, - дип билгеләде хезмәт министры Ленара Иванова.
Ул шулай ук пенсия алды яшендәге гражданнарны эштәк куарга ярамаганлыгын, әгәр дә ниндидер сәбәпләр буенча бу хәл барыбер дә булса, аларны икенче эшкә урнаштырырга яисә мәшгульлек үзәгенә исәпкә куярга кирәк.
Формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча эшләргә килгәндә, республика яхшы гына нәтиҗәләр бирә – контроль күрсәткеч мәшгульлек үзәге мәгълүматлары белән – 112,2%ка һәм мәшгульлек үзәге мәгълүматларыннан башка 94,2%ка үтәлгән. Әмма, шул ук вакытта, әлеге эшне башкару буенча төбәк рейтингы, гомумән ил буенча төшә – башка төбәкләр, күрәсең, легализацияне активрак алып бара. Ленара Иванова сүзләре буенча, республика яхшы эш сыйфатын күрсәтә – бирелгән мәгълүматлар буенча чагыштыру нәтиҗәсе югары процент бирә.
Декабрь башына безнең район да үзенең контроль күрсәткечен үтәгән, дөрес, мәшгульлек үзәге мәгълүматлары белән – 105,5% тәшкил иткән. Әмма, район хакимияте белгечләре сүзләре буенча, ел азагына контроль күрсәткеч мәшгульлек үзәге мәгълүматларыннан башка да үтәләчәк. Ә куелган бурычны үтәр өчен район хакимияте, салым хезмәте, пенсия фонды идарәсе белгечләре һәм прокуратура хезмәткәрләре составындагы комиссия тикшерүләргә чыгып йөрүләрен дәвам итәчәк.
Киңәшмә ахырында хезмәт хакы буенча бурычлар мәсьәләсе күтәрелде. Министрлыкта ел азагына бурычлар артачак дип көтәләр. Шуңа күрә муниципалитетларны министрлык белән тыгызрак эшләргә чакырдылар – килеп туган проблема турында шунда ук хәбәр итәргә.
Читайте нас: