Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 декабрь 2018, 14:36

Велосипедлар үзләренең хуҗаларын көтә

Гәзит-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә. Һәм бу атнада ташлама белән язылу ункөнлеге тәмамлана. 14енә кадәр район гәзитен арзанрак хакка яздырып калырга мөмкин.

Быел Башкортстан Республикасының «Республика Башкортостан» нәшрият йорты» дәүләт унитар предприятиесе абунәчеләр арасында уйнатыр өчен велосипедлар алып җыйды. Алар бик «текә», 18 тизлекле. Ә безнең редакциягә хәтта өч «сәпид» бүлгәннәр: татарча чыккан «Кама таңнары», рус телендәге «Краснокамские зори» һәм «Курай» башкорт гәзитләренә язылучылар өчен.


Тагын без быел почта бүлекчәләре буенча уйнатыр өчен дә призлар сатып алдык. Ләкин без аларны район гәзитенә язылучылар саны 30дан арткан бүлекчәләрдә генә уйнатачакбыз. Әйе, көлкеле ике урынлы саннар буенча гына исәп алып барырга туры килә. Ә элек өч урынлы саннар була иде. Әмма, әйткәндәй, булганына шөкер итәсе генә кала. Хәзер барысы да башкача, Интернет заманы. Шулай булса да гәзитнең кәгазь вариантын укучылар да байтак, һәм без аларга шуның өчен рәхмәтле.


Тагын шуны әйтеп үтәсе килә, район гәзитенә бер елга язылырга да мөмкин, кызганычка каршы, бу турыда күбесе белми дә. Бер елга язылу арзанракка төшә. Һәм ярты ел саен язылам дип мәшәкатьләнәсе дә булмый.

Шулай ук гәзитнең электрон формасына да язылырга мөмкин. Ул кәгазь гәзит кебек, тик аны кулга тотып кына булмый. Электрон гәзит тә арзанрак, чөнки аңа гәзитне тарату хакы керми, редакция бәясе буенча гына языласың.



Читайте нас: