Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 декабрь 2018, 18:36

Үлүчеләр саны кимегән

Агымдагы елның 11 аенда былтыргы кебек 238 бала туган. Үлүчеләр саны 11гә кимегән һәм 67 кеше булган.

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Фәгыйть Бәдретдинов дүшәмбе киңәшмәсендә соңгы өч елда үлүчеләр санының өч тапкырга диярлек кимүен билгеләде. Әмма шул ук вакытта халыкның табигый кимүе үзгәрмәгән.
Барлык үлүчеләр саны кимесә дә, эшкә сәләтле халык арасында үлүчеләр арта. Мәсәлән, узып барган елда 99 эшкә сәләтле кеше үлгән, шуларның 80е – ир-ат, 19ы – хатын-кыз. Тышкы сәбәпләр аркасында үлүчеләр аеруча күп. Мәсәлән, 11 кеше үз-үзенә кул салган, һәм бу былтыргыдан ярты тапкырга күбрәк. Фәгыйть Әхсәнович билгеләвенчә, аларның барысы да - ир-атлар һәм эчкечеләр, 70%ы - беркайда да эшләмәүчеләр. Үз-үзләренә кул салучыларның уртача яше - 36. Тугыз кеше - төрле травмалардан, ике кеше - батып, өчесе - туңып, дүртесе агуланып үлгән. Дүрт кеше үтерелгән, өч кеше авария нәтиҗәсендә вафат булган.
Шулай ук быел 3 яңа туган һәм 3 бала үлгән. Фәгыйть Бәдретдинов аерым игътибар ясавынча, бер бала грипптан үлгән, һәм бу лаборатор расланган.
Халыкны диспансерлаштыру да тәмамлануга якынлашып килә. Әлегә тикшерелгән кешеләрнең яртысында диярлек теге яки бу авырулар ачыкланган. Беренче чиратта бу – кан әйләнеше органнары чирләре. Ике кешедә онкология ачыкланган.
Грипп темасын дәвам итеп, әлеге чиргә каршы вакцинация буенча район планын үтәгән, ягъни халыкның 45%ына прививка ясалган. Һәм моңа предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре булышлыгы аркасында ирешелгән.
Читайте нас: