- Быел без ведомствоара советның күчмә утырышларын ел азагына күчердек – алар барлык авыл биләмәләрендә дә декабрь аенда үтә. Шул рәвешле без үтеп баручы елдагы эшләребезнең нәтиҗәләрен барлый,ә киләсе елга бурычлар билгели алачакбыз, - дип билгеләде район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лира Мостаева.
Аннары ул совет эшенең төп бурычларына тукталды һәм агымдагы елның тугыз аена йомгаклар ясады. Совет тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәсендә социаль яктан имин булмаган 22 гаиләгә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр буенча бурычларын каплату буенча ярдәм күрсәтелгән, шундый гаиләдән биш ата-ана эшкә урнаштырылган, аларның балаларын балалар бакчаларына урнаштыруда булышлык күрсәтелгән, моннан тыш, аларга даими рәвештә консультатив-хокукый ярдәм күрсәтелгән. Бүгенгә районда 33 гаилә исәптә тора, ел башыннан сигез гаилә исәптән төшерелгән, өч гаилә тормышта авыр хәлдә калган буларак исәпкә куелган.
- Утырышларда, исәптә торган гаиләләрнең мәсьәләләрен тикшергәндә, эшнең нәтиҗәсен күрер өчен без аларның проблемаларын да ачыкладык һәм аларны хәл итү буенча анык бурычлар билгеләдек, - дип алдагы эш юнәлешләрен билгеләде Лира Мостаева.
Аннары Курый авыл биләмәсе хакимияте белгече Светлана Дмитриева комиссия әгъзаларын үзләренең авыл советында әлеге мәсьәлә буенча эшләрнең ничек баруы турында таныштырды.
- Авыл биләмәсе территориясендә тормышта авыр хәлдә калган биш гаилә исәптә тора. Моннан тыш, өч гаилә 12 баланы кабул иткән. Бер гаиләдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торган үсмерләр яши. Әлеге гаиләләрнең барысын да контрольдә тотабыз, аларның яшәү шартларын тикшерәбез, янгын хәвефсезлеге буенча әңгәмәләр үткәрәбез, янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалардан файдалану буенча инструктаж үткәрәбез, - дип билгеләде Светлана Васильевна.
Һәм ул социаль-хәвефле гаиләләрнең һәрберсенә аерым тукталды, алардагы олы кешеләргә характеристика бирде, аларның нинди шартларда яшәүләре, балаларның нинди хәлдә булулары, гаиләләрдә нинди проблемалар барлыгы һәм аларның нәрсә белән бәйле булуы турында сөйләде.
Ә нигездә гаиләләрнең барысында да проблемалар эчкечелек аркасында килеп чыккан: үзләренең балаларына карата булган бурычлары турында онытып, ата-аналар вакыт-вакыт эчеп ала икән. Нәтиҗәдә алар эшсез кала, һәм аларның ипилек тә акчалары булмый. Ләкин, ни гаҗәп, акчасызлык аларны эчкечелектән коткармый– анысына акча каяндыр табыла. Нәтиҗәдә мондый гаиләләрдә балалар интегә – әти-әниләренең утка-суга түләргә дә акчалары булмаганлыктан, алар балалар бакчасына да йөри алмый һәм башка яхшы нәрсәләрдән читтә кала.
Белгеч карарга алынган балаларның яшәү шартлары турында да җентекләп сөйләде: биредә авыл советы хакимиятенең кабул иткән гаиләләргә сораулары юк, аларда балалар яхшы шартларда яши, аларның бар кирәк-яраклары да бар, алар каралган.
- Безнең район республиканың төньяк-көнбатышы буенча тышкы сәбәпләрдән үлү очраклары буенча алда бара, һәм моңа нигездә эчкечелек сәбәпче. Аңлашыла ки, әле Сез сөйләгән гаиләләр исерткеч эчемлекләрне «чокырлар»дан ала. Сез шундый «чокырлар» белән ничек көрәшәсез? – дигән сорау бирде Лира Рифкатовна.
Авыл хакимияте белгече сөйләвенчә, рөхсәтсез исерткеч эчемлекләр сата торган нокталар чыннан да аларда бар, һәм хакимият, авыл советы хезмәткәрләре алар белән көрәшергә тырыша – сөйләшеп, аңлатып карыйлар, чөнки башка чара юк. Һәм шул ук вакытта моның гына аз булуын да яхшы аңлыйлар – биредә барлык хезмәтләрнең дә, аеруча, эчке эшләр бүлегенең дә эшләве кирәк.
Курый авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире Людмила Вәлиева да социаль имин булмаган гаиләләрдә ата-аналарның эчүләренә зарланды һәм әлеге проблеманы хәл итүдә участковыйларны хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Курый мәктәбе директоры Сергей Сайтиев социаль имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар турында үз фикерен белдерде. Ул мәктәпнең һәрвакытта да балаларга, кайвакыт ата-ана каравыннан мәхрүм ителгәннәргә дә, төрлечә булышлык күрсәтергә, аларны һәрвакыт төрле чараларга җәлеп итәргә тырышуын билгеләде.
Аннары «Журавушка» балалар бакчасы җитәкчесе Альбина Садыйкова тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең үсеше турында сөйләде – балалар бакчасына йөргән 30 баланың бишесе шундый.
- Чыннан да, авыл советында халыкка яшәр өчен уңай шартлар тудырылган, авыллар төзекләндерелгән, мәктәпләр, балалар бакчасы, клублар, китапханәләр эшли. Әмма безгә авыр чорларын кичергән гаиләләргә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә кирәк – аларга дөрес юнәлеш бирү, проблемалары белән берүзләрен генә калдырмау зарур. Бу безнең уртак эшебез, - дип билгеләде утырыш азагында Лира Мостаева.
Шулай ук тормышта авыр хәлдә калган һәм социаль-хәвефле бер генә гаиләне дә әлегә исәптән төшермәскә карар иттеләр.
Аннары ведомствоара совет әгъзалары исәптә торучы гаиләләрнең өйләренә барып, гаиләләрнең хәлләрен белде, торак-көнкүреш шартларын бәяләде, янгын турында хәбәр итүче җайланмаларның эшен тикшерде, гаиләләрнең нинди ярдәмгә мохтаҗ булулары белән кызыксынды. Комиссия әгъзалары балаларның яшәү шартлары, йортта азык-төлек һәм иң кирәкле әйберләрнең булуы, балаларны тәрбияләү һәм аларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча сораштырды. Шулай ук ата-аналар белән сөйләшкәндә исерткеч эчемлекләрдән тыелырга, һәм гаиләләрен коткарып калуда беренче чиратта алар үзләре кызыксынган булырга тиешлегенә басым ясалды.