Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 декабрь 2018, 16:27

Сагынып көттек ел буе

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров муниципалитетларга 10 декабрьгә кадәр авыл пунктларында бәйрәм атмосферасы тудырырга кушты. Шуңа күрә 15 метрлы Яңа ел чыршысы район үзәгендә гадәттәгедән иртәрәк барлыкка килде. Ә менә боздан эшләнгән сыннар һәм кар таулары соңгарак калды.

- Тагын 2-3 көнлек эш калды, - ди балалар өчен боздан лабиринт эшләүче «Коммунальник» хезмәткәре Евгений Хорошилов. - Ел билгесе – Дуңгызны эшлисе, ел саннарын кисәсе һәм сәхнә урнаштырасы бар.
Боз кисәкләрен һәм чыршыны «Коммунальник» идарә итүче компания хезмәткәрләре алып килгән, ә боздан сыннарны скульптор Айдар Минимуллин эшләгән. Айдар БДУның Бөре филиалы сәнгать-графика факультетын тәмамлаган, рәсем һәм сызу укытучысы белгечлеген алган.
- Һөнәрем буенча эш таба алмадым. Икенче нәрсәгә укырга туры килде. Бүген мин «Белкамнефть»тә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшлим. Быел, Яңа елның төп геройлары Кыш Бабай белән Карсылудан тыш, боздан йөрәкләр һәм 3 якутны да кистек. Баш урынын буш калдырдык, теләгән кеше анда үзенең битен куеп фотога төшә ала. Бөтен рельефлары да күренеп торсын өчен сыннар эчтән яктыртылган булырга тиеш тә соң. Ачыграк күренсеннәр өчен, тагын бер тапкыр горелка белән үтәм әле.
Радий Хәбиров ноябрьдә үк: «Балаларыбыз бәйрәмне тойсыннар, шәһәрләр матур булсын. Яңа елга биналарны һәм урамнарны ничек матур итеп бизәргә кирәклеген Интернеттан карагыз. Кешеләр бу вакытта киләчәккә ниндидер өметләр белән үтеп баручы елга йомгаклар ясый, бәйрәм атмосферасы тудырыгыз. Хакимиятләр башлыклары, чыршыларыгызны һәм ял итү урыннарын матур итеп эшләгез, энергиягезне һәм акчагызны жәлләмәгез, үзегезгә һәм балаларыгызны алып барырга урын булыр», - дигән иде.
Андый урын безнең район үзәгендә бармы соң? Бар, ләкин аны эшләп бетерәсе бар әле.
Читайте нас: