Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 декабрь 2018, 17:47

Яучы да түгел ул, багучы да, әмма сөйгән ярларны кавыштыра

ЗАГС сүзе безнең өчен генә дүрт хәреф ул, асылда аның хезмәткәрләре кеше тормышында иң мөһим вакыйгалар, туганнан алып соңгы юлга кадәрге, белән бәйле тарихны барлыйлар. Альмира Бәхтиева белән бүген туй тантаналары, кәләшләр һәм кияүләр турында сөйләшәбез.

Альмира Фәрит кызы сөйгән ярларны 14 ел кавыштыра инде. Юк, ул яучы да, багучы да түгел, ә никахларны законлы теркәүче. Ул – райондагы ЗАГС бүлеге җитәкчесе, никахлашу тантанасында котлау сүзләре әйткәндә өйләнешүчеләрнең тигез тормышта яшәячәкләренә һәм соңыннан аерылырга дип загска килмәячәкләренә ышанучы.
- ЗАГС гадәттә туйлар белән күзаллана, әмма сез никахларны теркәү белән генә шөгыльләнмисез бит? - дип сорыйм мин.
- Асылда, ЗАГС - судлар һәм адвокатура белән бер рәттә торучы юридик хезмәт. Бүлектә бик күп төрле эш башкарыла: никахны теркәү, аны гамәлдән чыгару, тууны һәм үлүне теркәү, исем алыштыру, аталыкны, уллыкка алуны билгеләү. Болар барысы да җентекле язып барыла һәм архивларда саклана. Башка төрле эшебез дә бар. Мәсәлән, Гашыйклар көненә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә, Аналар көненә бәйрәмнәр үткәрәбез, гаилә тормышларының юбилейларын билгеләүче парларны хөрмәтлибез, - дип аңлата Альмира Бәхтиева.
Шулай булгач, ЗАГС хезмәткәрләренең эше өйләнешүчеләрне котлау белән генә бетми. Альмира Фәрит кызының ике югары белеме бар, өстәвенә икенчесе – юридик, чөнки загска эшкә алганда озак еллар шуны таләп итәләр, хәзер исә югары белемең булу да җитә.
Өйләнешергә дип килүче иң яшь һәм иң өлкән парлар турында сораштыргач, 16-17 яшьлекләрнең дә килгәне булды, дип җаваплады Альмира Бәхтиева. Болары инде бала тууын көтүчеләр күпчелек. Өлкән яшьтәгеләрне дә теркиләр, тик алар нигездә тантаналар уздырмыйча язылышалар гына. Ниндидер сәбәпләр белән аерылышып, соңыннан кабаттан өйләнешергә теләүчеләр дә юк түгел икән.
Туйларның кызу чорлары буламы соң, дип кызыксынам. Еллар буенча алганда, 2006-2015 елларда өйләнешүчеләр аеруча күп булган. Иң «уңдырышлы» елларда елына 500дән артыграк никах теркәлгән булса, быел бүгенгә 210 пар өйләнешкән. Көннәргә килгәндә, гадәттәгечә күпләрнең Изге Валентин көнендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә өйләнешәсе килә. Тагын да чәчләрен-чәчкә бәйләргә теләүчеләр “бәхетле” даталарны сайлыйлар. Өйләнешүчеләр арасында җиде һәм сигез саннары кергән көннәр аеруча популяр.
Туй киемнәренә килгәндә, ретро стилен сайлаучылар да бар, классиканы үз итүчеләр дә җитәрлек. Шулай бервакыт, Альмира Фәрит кызы искә алуынча, туйга кунакка килгән ирләр барысы да ковбой эшләпәсендә булган һәм уенчык револьвер тотып йөргәннәр. Шулай да күпчелек парлар ак күлмәктә, фатада, костюмда киләләр.
Бүлек җитәкчесеннән бүген нинди исемнәрнең популяр булуы белән дә кызыксындым. Быел туган ир балаларга күпчелек Даниил, Тимур, Артём, Данир исемнәрен кушканнар. Кызларга Ралина, Софья исемнәрен сайлаганнар.
Читайте нас: