Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 декабрь 2018, 18:42

Беренче тапкыр квитанция җибәреп

«Краснокамские зори» гәзитенә язылучылар арасыннан төп призны Николо-Березовка авылыннан Люба Васюткина отты.

- Гәзитне 1996 елдан бирле алдырам, – ди Люба Никитична, - әмма квитанцияне андый бүләкләр уйнатуга беренче тапкыр җибәрүем. Отармын дип бер дә уйламаган идем, өстәвенә, төп призны. Хәзер оныкларым белән бергә «текә» велисипедта йөриячәкмен.
Яңа ел алдыннан менә шундый көтелмәгән бүләк алды безнең даими укучыбыз. Димәк, Яңа ел могҗизаларына ышанырга кирәк.
Вәгъдә иткәнебезчә, 25 декабрьдә башка язылучыларыбыз арасында да бүләкләр уйнаттык. Ләкин редакция бинасында түгел, ә урамда. Барысы да гадел узсын өчен, гәзит укучыларны чакырып игълан биргән идек, шөкер, берничә генә булса да тугры дусларыбыз билгеләнгән вакытта килеп җиттеләр. Нәтиҗәдә “Кама таңнары” гәзитен алдыручылар арасында үтүкләү тактасы Яңа Актанышбаштан (Мәктәп урамы,39) Р.Мирсәетовка чыкты. Үтүк үзе Яңа Янъегет якларына китте – аны Басу урамы,27 йортта яшүче С.Гыйндуллин отты. Куян авылында (Комсомол проспекты, 32-3) яшәүче Н.Имамовага радиолы сәгать чыкты. Иске Янъегеттән (Тау урамы, 6) Т.Шәрифуллина суны фильтр аша чистартып эчәчәк хәзер – “Аквафор”ны ул отты.
“Краснокамские зори” гәзитен алдыручылар арасында да шундый ук бүләкләр уйнатылды. Үтүкләү тактасы Кутлинка якларына китте – аны Кояшлы урамы, 15 йортта яшәүче С.Сайтиев отты. Яңа Бура авылыннан В.Шәрәфетдинова (Ленин урамы, 66) яңа үтүкле булды. Радиолы сәгать Раздолье авылында вакытны санаячак – бу бүләк В.Шәйдуллинга (Урман урамы, 3) чыкты. Ә инде “Аквафор” фильтры Николо-Березовка авылының Төзүчеләр урамында (10а-14) яшәүче З.Бәдретдиновага китте.
Гәзитне редакциядән килеп алу шарты белән язылучыларыбызны да онытмадык. Дәваханәдә эшләүче Ф.Зиннәтуллин Яңа елда салатларны яңа савытлардан тәмләячәк – аңа салат савытлары җыелмасы чыкты. Үзәкләштерелгән бухгалтериядә эшләүче М.Бәдретдинова яңа сәгатьле булды. Пенсионерларыбыз – Ф.Шәйхуллина һәм Ф.Зарипова – чәй пешерә торган чәйнек һәм фото куя торган кысачык оттылар. Николо-Березовканың 1нче санлы балалар бакчасыннан М.Ситдикова шулай ук фоторамкалы булды.
Кечкенә булса да уңыш елмаючыларны котлыйбыз. Яңа елда да бергә булыйк, дуслар! Район гәзитен бергәләп эшлик һәм шатлыкларга бергәләп сөеник! Бүләк отучыларны редакциядә көтеп калабыз.
Читайте нас: