Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 декабрь 2018, 19:45

Ганиевлар – иң яхшы «Авыл гаиләсе»

Яңа Моштыдан Ганиевлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2018» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүче булды.

Әлеге конкурсны РФ Хезмәт министрлыгы һәм Тормышта авыр хәлдә калган балаларга булышлык итү фонды оештырды. Ә аның төбәк этабы Башкортстан Республикасында Гаилә һәм хезмәт елы канаты астында ведомство сайтында халыкның һәм конкурс комиссиясе әгъзаларының тавыш бирүе белән үткәрелде.
Җиңүче гаиләләр биш номинациядә билгеләнде: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Русиянең алтын гаиләсе», «Гаилә – традицияләрне саклаучы». «Авыл гаиләсе» номинациясендә якташларыбыз иң яхшылары булды.
Шушы көннәрдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Ел гаиләсе-2018» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр белән вице-премьер Ленара Иванова һәм республиканың беренче ледие Каринэ Хәбированың очрашуы үтте. Очрашуда Рәвилә һәм Фирдәвис Ганиевлар да булды. Беренче лединың Инстаграмына аларның бергә төшкән фотосы куелган.
Читайте нас: