Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 декабрь 2018, 14:22

Район бюджетын расладылар

Район Советының 16нчы утырышы барышында бик күп сораулар каралды. Төп мәсьәләләрнең берсе районның социаль-икътисади үсеш юнәлешләре һәм 2019 елга һәм 2021 елга кадәрге чорга район бюджеты иде.

Утырыш эшен 2030 елга кадәр районның социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турындагы доклады белән район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Юлия Насыйрова ачып җибәрде. Ул икътисад бүлеге тарафыннан төзелгән проект тезислары белән таныштырды, кайсы икътисад һәм җитештерү тармакларын үстерүгә, нинди юнәлешләргә булышлык итәргә басым ясылачагын билгеләде.
Аннары Юлия Азатовна 2019 елга һәм 2021 елга кадәрге чорга районның социаль-икътисади үсеш фаразлары белән таныштырды. Традиция буенча документ өч - консерватив, база һәм максатлы - вариантта төзелгән. Аларның һәрберсе икътисад үсешенең төрле вариантларын күзаллый. Ягъни фаразның беренче варианты - икътисадка йогынты ясаучы төрле хәвефләр булган очракка, икенчесе тышкы факторлар һәм консерватив бюджет сәясәтенең, шул исәптән, дәүләтнең социаль бурычлары үзгәрү тенденцияләре сакланган очракта социаль-икътисади үсешне күзаллый. Ә менә иң кыю, максатлы вариант социаль-иктисади үсешнең максатлы күрсәткечләренә ирешүгә юнәлтелгән. Шул ук вакытта докладчы инвестиция активлыгының районның киләчәктә уңышлы үсәр өчен үз алдына куйган максатларның берсе булуын билгеләде.
Аннары хакимият башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Чулпан Хәйбрахманова район алдагы елда шуның буенча яшәячәк төп финанс документның мөһим моментлары белән таныштырды.
- Урындагы үзидарә органнарының салым потенциалын арттыруга стимуллаштыру карашлары саклана, шулай ук ведомствоара комиссияләрнең салымнар һәм акча җыю буенча бурычларны киметү, хезмәт хакын легальләштерү һәм эшкуарлак активлыгын стимуллаштыру буенча эшләр дәвам итәчәк.
2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның планлы чорына район бюджетын без керем чыганакларын район бюджеты чыгымнарының социаль юнәлеше өчен күбрәк туплау принцибына нигезләнеп төзедек, - дип билгеләде Чулпан Салаватовна.
Әйтелгән мәгълүматлар буенча, район бюджеты керемнәренә килгәндә, 2019 елда салым һәм салым булмаган керем 268,4 млн сум яки барлык керемнең 34,2%ын тәшкил итәчәк. 2020 елда - 281,5 млн сум, ә 2021 елда 287,6 млн сум булачак, дип фаразлана.
2019 елга район бюджетының төп өлешен физик шәхесләр табышына салым тәшкил итә (салым һәм салым булмаган керемнең барлык күләменнән 57,2%), муниципаль милекчелеккә караган милектән файдаланудан алынган керем - 21,2%, тулаем табыш – 6,8%, акцизлар – 6,7%, оешмалар милкенә салым - 4,9%.
«Кире кайтарылмый торган акча» төркемендә район бюджетына 2019 елда - 516,4 млн сум, 2020 елда - 498,2 млн сум, 2021 елда 532,1 млн сум акча керәчәк дигән фараз бар.
Район бюджеты чыгымнары нигездә район хакимияте тарафыннан расланган программалар буенча бүленә. Муниципаль программаларны тормышка ашыруга барлык бюджет чыгымнарының 2019 елга - 18 муниципаль программага 765,4 млн сум, яки 97,5%; 2020 елга – 18 муниципаль программага 759,2 млн сум, яки 96,1%; 2021 елга – 18 муниципаль программага 793,9 млн сум, яки 95,1% бүленгән.
Районның чыгымнары 2019 елда - 784,8 млн сум, 2020 елда – 789,7 млн сум, 2021 елда 834,7 млн сум булачак дип көтелә.
Аннары Милекчелек белән идарә итү комитеты рәисе Ирина Сәрвәрова алдагы елда хосусыйлаштырырга планлаштырылган милек исемлеге белән таныштырды. Депутатлар тәкъдим ителгән планны бертавыштан раслады.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов гомуми белем бирү учреждениеләренең барлык төр категорияләрендә дә укучыларның туклануына компенсация түләү турындагы карарын уңай хәл итүләрен сорады. Мәсәлән, бүген укучыларның сумменюсы көненә 45 сум торса, киләсе елда ул 50 сум булачак. Ата-аналар үз кесәләрендә бу аерманы сизмәсен өчен, бер укучыга көненә 5 сум исәбеннән туклану өчен компенсация бирү турында проект әзерләнгән. Шул рәвешле, меню суммасының аермасы, ә бу район буенча елына 2 миллион сум җыела, урындагы бюджеттан компенсацияләнәчәк.
Депутатлар шулай ук үтеп баручы елда район территориясендә хезмәт законнарын үтәүгә контрольлек итү буенча үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре турында тыңлады. Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы һәм матди дәртләндерү турындагы положениене һәм киләсе елга Советның эш планын расладылар.
Читайте нас: