Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 декабрь 2018, 14:19

Район вәкилләре студент-медиклар белән очрашты

Башкорт дәүләт медицина университетында Краснокама район хакимияте һәм үзәк район дәваханәсе вәкилләренең район студентлары белән очрашуы үтте. Очрашуның максаты – яшь табиб-белгечләрне районга җәлеп итү иде. Әлеге уку йортында Краснокама районыннан 38 студент югары белем ала.

Башкорт дәүләт медицина университетында Краснокама район хакимияте һәм үзәк район дәваханәсе вәкилләренең район студентлары белән очрашуы үтте. Очрашуның максаты – яшь табиб-белгечләрне районга җәлеп итү иде. Әлеге уку йортында Краснокама районыннан 38 студент югары белем ала.
Район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов район, торак шартларын яхшырту, яшь белгечләргә җир участогы бирү буенча гамәлдә булган программалар турында сөйләде. Үзенең мисалында ул урыннарда һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек зур булуын күрсәтергә тырышты.
Баш табиб Фәгыйть Бәдртдинов үзәк район дәваханәсе структурасы, учреждениенең матди-техник базасы, буш эш урыннары, хезмәт хакының күләме һәм яшь белгечләр өчен башка дәртләндерү чаралары белән җентекләп таныштырды.
8нче санлы шәһәр клиник дәваханәсе, доцент, медицина фәннәре кандидаты якташыбыз Рамил Мәгафуров Краснокама районын яхшы яктан гына телгә алды. Ул үзенең тормыш юлындагы төп мизгелләргә тукталды һәм туган якка кайтуның әһәмиятлелегенә басым ясады: яшь белгеч өчен яхшы практика да, доктор карьерасында мөһим баскыч та, тату авыл коллективы, остазлык, ата-аналарның авылдашлары алдында горурлык та бу. Якташыбыз районда үтикән бар чараларга да зур теләк белән килүе, үзен кирәкле һәм кадерле кунак итеп тояюын ассызыклады. Ул шулай ук якташларына районнан киткәннән соң үзе эшләгән дәваханәгә эшкә урнаштыру буенча булышлык күрсәтергә сүз бирде.
Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультеты деканы Илдар Суфияров та шулай ук Краснокама турында яхшы сүзләр генә сөйләде, чөнки ул күпмедер вакыт безнең район дәваханәсендә хирург булып эшләгән. Биредә сәламәтлек саклау учреждениеләре чыннан да яхшы җиһазландырылган һәм кадрлары көчле һәм тәҗрибәле, диде ул. Шулай ук Илдар Фәнүсович югары уку йортының уңышлары, студентларның конкурсларда һәм олимпиадалардагы җиңүләре, чыгарылыш укучыларының табиб һөнәре хезмәт базарында зур сорау белән кулланылуы турында сөйләде. Аларга республика чигеннән тыш та ихтыяҗ зур. Укытучы яшь белгечләргә тәҗрибәле табибларны беркетергә, коллективка тәэсир итәргә тәкъдим итте, бу очракта алар кыска вакыт эчендә эшкә өйрәнеп китәчәк һәм үзләрен тулыкыйммәтле табиблар итеп күрсәтәчәк.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаеваның чыгышында максатлы кабул итү кысаларында укучы студентларга район тарафыннан түләнелгән стипендия буенча төп моментларны билгеләде. Район үзенең укучыларына булышлык күрсәтергә тырыша. Юллама буенча уңышлы укучыларның барысына да аена 1 мең сум күләмендә стипендия бирелә. Шулай ук уку профиле буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләргә бер тапкыр 5 мең сум бирү каралган.
Лира Рифкатовна студентларга районның яшь белгечләргә мохтаҗ булуын һәм районга эшкә кайтучыларга ярдәм итәргә тырышуын белдерде. Аларның яңа алган белемнәре сәламәтлек саклау системасы үсешенә бик күп файда китерәчәк һәм яңалыклар кертәчәк. Җирдәге иң мөһим һәм укыган чорда күп тырышлык салырга кирәк булган һөнәрләрнең берсен сайлаганнары өчен студентларга рәхмәт белдерде, чөнки аларның яшьтәшләре күптән инде укып чыгып, гаилә корып, эшләп йөри. Студентларның һәрберсе үз чиратында кызыксынган сорауларын бирде. Очрашу бик җанлы һәм нәтиҗәле үтте. Студентларның күбесе районга кайтырга планлаштырып калды. Мондый очрашулар традициягә керер һәм башка югары уку йортларында да үтәр, дип ышанабыз.
Читайте нас: