Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 11:24

Автобуслар төзек булсын!

Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан бирле уткәрелгән автобусларга рейдлар турында отчет бирде.

Дәүләт автоинспекторлары 1400дән артык автобусны тикшергән, 1000 тәртип бозу очрагын ачыклаган. 137 автобус пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган. 33 автобус техник яктан төзек булмаган, ягъни аларны эксплуатацияләү тыелган.
Шулай ук җәяүлеләргә хәрәкәт өстенлекләрен бирмәүнең 12 очрагы ачыкланды, ди республика буенча ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов.
Гыйнварның ун көнендә Башкортстан юлларында пассажирлар транспорты белән 4 һәлакәт булган, аларда 5 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
"Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең иң мөһим бурычларының берсе - гражданнарны пассажирлар транспорты белән йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү. Автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүне инспекторлар махсус контрольдә тота. Бу юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Шуңа күрә бу юнәлештә эш дәвам итә", — дип язган социаль челтәрләрдә Динар Гыйльметдинов.
Читайте нас: