Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 20:33

Укучыларга мәктәпкә ашамлык алып килүне тыялар

Россиядә мәктәп укучыларына мәктәпкә ашамлыклар һәм әзер ризыклар алып килүне тыячаклар. Бу хакта Роспотребнадзорның федераль порталда урнаштырылган норматив хокукый актлар проектында әйтелгән.

Әлеге тыюдан тыш анда ризык әзерләү буенча киңәшләр дә бирелгән. Әлеге документта йомырка тәбәсенең максималь калынлыгы 4 сантиметрдан артмаска, сосисканы 5 минуттан да ким пешермәскә, бутербродларны бер сәгатьтән артык сакламаска дигән күрсәтмәләр дә бар.
Тагын бер яңалык: мәктәп ашханәләрендә алюминий савыт-сабы куллану тыела һәм 12 яше җитмәгән балаларны дежурлыкка куярга ярамый диелгән.
Соңгы вакытта популярлык казанган кислород коктелен исә табиб рөхсәте буенча һәм медицина хезмәткәре күзәтүе астында гына кулланырга мөмкин булачак.
Алданрак мәктәп укучыларына баллы әйберләр һәм газировка сатуны тыю турында хәбәр иткәннәр иде.
Читайте нас: