Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 16:39

Бензин артуы 10 % җитте

2018 ел нәтиҗәләре буенча бензин 9,4% арткан, дип хәбәр итә «Известия», Росстат мәгълүматларына таянып.

Бензинга хаклар сизелерлек былтыр яз көне күтәрелә башлады. 1 июньнән властьлар бензинга акцизлар бәясен – 3, дизель ягулыгына тоннасына 2 мең сумга киметергә дигән карар чыгарды.
Хөкүмәт нефть оешмалары белән берлектә нефтьчеләр хакларны 30 май дәрәҗәсендә “авызлыклап” торыр дип килешкән иде. Килешү 1 ноябрьдә үз көченә керде һәм 2019 елның 31 мартына кадәр эшләячәк.
Гыйнвар башында мәгълүмат чараларында Русия заправкалау станцияләрендә бензин бәяләре өстәмә хакка салым һәм ягулыкка акцизлар арту белән янә күтәрелә башлады дип хәбәр иттеләр.
2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә хакка салым 18дән 20 процентка кадәр артты.
Ел башыннан бензинның һәм дизель ягулыгының тоннасы өчен акцизлар 1,5 тапкырга – 12,3 һәм 8,5 мең сумга кадәр күтәрелде.
Уфа заправкалау станцияләрендә дә бензинга хаклар янә күтәрелде. Мәгълүмат таблоларына ярашлы, “Башнефть” компаниясендә АИ-92 бәясе 40,95 сумга җитте (+65 тиен), “Атум 92” – 41,55 (+65 тиен), “Атум 95” 44 сум (+70 тиен), ДТ – 46,25 сум (+75 тиен).
Читайте нас: