Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 13:06

ОСАГОның яңа тарифлары расланды

ОСАГОда тариф коридорын өскә һәм аска таба 20 процентка киңәйтү турында Русия Үзәк банкы күрсәтмәсе үз көченә керә.

Физик берәмлекләрнең җиңел автомобильләре өчен база тариф ставкалары диапазоны бүгеннән башлап элек гамәлдә булган 3432-4118 коридоры урынына 2747-4942 сумны тәшкил итә.
ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, автомобильчеләрне дә үзгәрешләр көтә. Шулай ук 9 гыйнвардан башлап машина йөртүчеләрне стажлары һәм яше буенча элек булган дүрт урынына 58 категориягә бүленүе аныклана.
Автомобиль белән идарә итү стажы 2 елга кадәр булган 18-21 яшьлек машина йөртүчеләр өчен максималь коэффициент 1,8дән 1,87гә кадәр арта, шулай ук "мультидрайв" полислары өчен 1,8 дән 1,87 кә кадәр арта (машина йөртүгә рөхсәт ителгән кешеләр санын чикләүдән тыш).
Стаж һәм яшь өчен ташламалар гамәлгә ашырыла башлый. Иң зурысы – 7 процент (0,93 коэффициентына туры килә) алты елдан артык стажлы 59 яшьтән булган машина йөртүчеләр өчен билгеләнә. ОСАГО системасында стаж һәм яшь өчен элек ташламалар каралмаган иде.
Элегрәк Үзәк банкта, яңа тарифлар кертү нәтиҗәсендә полисның уртача бәясе 1,5 проценттан артмаска мөмкин, дип бәяләделәр. Русия автоиминиятчеләре берлеге бәяләвенчә, иминиятчеләр җыемнарының артуы 5 процент чамасы булачак.
Моннан тыш, күрсәтмә нигезендә, 2019 елның 1 апреленнән "бонус-малус" (авариясез йөргән өчен ташлама һәм һәлакәтләр өчен өстәмәләр) коэффициентын бирү системасы үзгәрәчәк.
Читайте нас: