Кама таңнары
+14 °С
Облачно
җәмгыять
15 Января 2019, 11:39

Кытайда ГМО-балалар уйлап тапканнар

Кытайда имеш яралгыларын үзгәртеп, дөньяда беренче тапкыр ГМО- балалар уйлап табуга ирешкән галим тирәсендә гауга чыккан. Бу хакта Хэ Цзянькуй узган ел ахырында үзе хәбәр итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
The Telegraph хәбәр итүенчә, хәзер галимгә үлем җәзасы яный. Тикшерүчене Шэньчжэнь шәһәрендә сак астында тоталар. Әйткәндәй, Хэ Цзянькуй – физик, димәк, аңа ярдәм итүчеләр дә булырга тиеш.
Гаепләүләр “Коррупция” маддәсе буенча үтәргә мөмкин, дип хәбәр итә "Россия 24". Кытайлар галимнең тикшеренүләренә каян акчалар табуы һәм эшләнмәләрен сату-сатмавы хакында кызыксына.
Әлбәттә, КХР сәламәтлек саклау системасында Хэ Цзянькуйның экспериментлары хакында белмәгәннәр. Бөек галим фикеренчә, аның максаты – балаларда ВИЧка иммунитет булдыру. Имеш, шундый игезәк кызлар дөньяга килгән инде һәм яралгысы үзгәртелгән тагы бер йөкле ханым бар.
Читайте нас