Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 23:34

Башлангычларны хуплаячаклар

Уфада Краснокама районы яшьләрен БР “Яшьләр якташлыгына” туплау бара. Яшьләр якташлыгы ассоциациясе командасы бер районнан чыгучыларны, аларга җайлашу җиңелрәк булсын һәм башлангычлары хуплау тапсын өчен, Уфада якташлар арасындагы дуслыкны ныгыту максаты белән берләштерә.

Краснокама районының яшьләр якташлыгы рәисе булып Яңа Нугайдан якташыбыз Эльвира Кабирова тора. Ул Башкорт кооператив техникумының өченче курсында укый. Укудан буш вакытында ул җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә, Республика халык иҗаты үзәгенең волонтеры, AIESEC оешмасының әгъзасы булып тора, җырлый, "Йома" оешмасы белән берлектә балалар, картлар йортларына барып йөри.
Краснокама районының яшьләр якташлыгы БР Яшьләр якташлыгы ассоциациясе составында эш итә. Районнар яшьләре арасында ел саен волейбол, футбол, баскетбол, шахмат буенча чемпионатлар, милли көрәш буенча ярышлар, якташлар белән очрашулар, матурлык конкурслары, форумнар, хәйрия акцияләре һәм башка төрле чаралар үткәрелә.
Ассоциация – үзеңне Уфада күрсәтүнең, һөнәрләреңне һәм осталыкларыңны үстерүнең, яңа дуслар һәм танышлар табуның яхшы ысулы.
Якташлык район яшьләрен үз сафына чакыра. Әгәр моның белән кызыксынсагыз һәм сорауларыгыз туса шушында языгыз: https://vk.com/id241028684
Читайте нас: