Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 22:52

Николо-Березовка авылында Качману бәйрәменә әзерләнәләр

19 гыйнварда православие христианнары бөек бәйрәмнәрнең берсен – Качмануны билгеләячәкләр. Халыкның күбесе аны су коенып каршыларга тырыша. Бәйрәм көнендә бәкедә су коенуны оештыру сораулары вакытлыча район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Гыйльфанов үткәргән киңәшмәдә тикшерелде.

Киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хокук саклау органнары, торак-коммуналь хуҗалык, юл ремонт-төзелеш идарәсе, «Белкамнефть» җәмгыяте, дин, район кулланучылар берлеге вәкилләре җыелдылар. Анда алда көтелгән чарага әзерләнү, изгеләндерелгән суга керү һәм аннан чыгу вакытында кешеләргә уңайлы шартлар тудыру һәм хәвефсезлек чараларын үтәү турында сөйләштеләр. Җәлеп ителәчәк көчләр һәм чаралар күләме буенча сорауларга ачыклык кертелде. Оештыручыларның төп бурычы – су коенганда халыкның иминлеген тәэмин итү. Моның өчен җаваплы оешмаларның җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Башка еллардагы кебек үк, Николо-Березовка авылында суга чуму өчен Кама елгасында Никольск храмы янында бер урын корылачак.
Бәке янында киемне алыштырыр өчен палатка куелачак, ут сузылачак. Халык күпләп суга чумган урында табиблар һәм коткаручылар, шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре кизү торачак.
Болардан тыш, киңәшмәдә качману чараларын үткәргән чорда юл хәрәкәтен тәэмин итү сораулары тикшерелде. Бәйрәм ял көненә туры килү сәбәпле, халык күпләп килер дип көтелә, шуңа да машина куяр өчен урыннарны күбрәк корырга карар иттеләр.
Диндарлар суга чуму урынына авырлыкларсыз барып җитсен өчен, «Башавтотранс» филиалы өстәмә транспорт җибәрәчәк. Автомобиль транспорты хәрәкәте белән бәйле сорауларны ЮХХДИ хезмәткәрләре
көйләячәк. Николо-Березовкадагы «Искра» кулланучылар җәмгыяте тарафыннан кайнар туклану оештыралачак.
Әле храм янында әзерлек эшләре алып барыла. Юл ремонт-төзелеш идарәсе, коммуналь хезмәт эшчеләре юлларны, күперне чистарталар, машиналар өчен урыннар әзерлиләр. Храм вәкилләре һәм коммуналь хуҗалык эшчеләре бәке, чишенү-киенү урыннарын коралар. Эшләр барышын Николо-Березовка авыл биләмәсе хакимияте тикшереп тора. Коткаручылар суга чуму урынында елга төбен тикшерәчәкләр һәм чистартачаклар. Әзерлек эшләре тәмамлангач, махсус комиссия барысын да кабаттан тикшереп чыгачак.
Иордань суга чумарга теләүчеләр өчен 18ененнән 19 гыйнвар төненә һәм 20 гыйнварда ачык булачак. Никольск храмында көндезен һәм төнлә догалар укыячаклар. Төнге гыйбадәт кылу иртәнге өчкә кадәр дәвам итү сәбәпле, шәһәрдән килүчеләр өчен автобус бүленәчәк. Качману бәйрәменә теләге булган һәркем кушыла ала.
Кышкы салкында суга чумарга теләүчеләргә моның ниләр белән куркыныч икәнлеген исләренә төшерәсе килә шулай да. Беренчедән, кан тамырлары кысылып йөрәк тотарга мөмкин, икенчедән, көзән җыеру ихтимал, тиз арада пневмония барлыкка килүе бар. Санап китсәң күп инде. Шуңа да йөрәге, үпкәсе начар кешеләргә бәкегә чумарга ярамый. Эпилепсияле, көзән җыерып интегүчеләргә, бөерләре начар эшләүчеләргә, йогышлы авырулары булганнарга да бәкегә чуму тыела.
Ә инде батырчылык итеп бәкегә чумучыларга шуны искәртәбез: суга кергәнче бераз сикергәләп тәнегезне җылытып алыгыз. Аякларыгызга уңайлы, таймый торган аяк киемнәре киегез. Артык өшемәс өчен, салкын суда бер минуттан артык тормагыз.
Читайте нас: