Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 11:04

Яңа закон көченә керде

1 гыйнвардан урманнарда җирдә яткан чыбык-чабыкны бушлай һәм рөхсәтсез җыю мөмкинлеге бирүче яңа закон көченә керде.

Әлегә кадәр урманнарда аунап яткан агачларны рөхсәтсез җыярга ярамый, ә рөхсәт алу күп вакыт таләп итә иде.
Хәзер РФ Урман кодексына кертелгән төзәтмәләр буенча, ауган агачлар, куаклар, чыбык-чабык урман ресурсы булып саналмый, шуңа аларны шәхси хуҗалык өчен бушлай җыярга һәм кулланырга рөхсәт ителә.
Чыбык-чабыкка җиргә төшкән каен тузы, нарат, чыршы ботаклары, мүк, камыш керә. Корыган, әмма аумаган агачлар чыбык-чабык дип саналмый һәм аларны җыю тыела.
Читайте нас: