Кама таңнары
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 14:30

Тагын кайчан ял итәбез?

Ун көнгә сузылган Яңа ел каникулларыннан соң тагын ял итәсе килә. 2019 ел дәвамында без барлыгы 118 көн ял итәчәкбез, 247 көн эшләячәкбез, дип хәбәр итә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Озын ялларның чираттагысы 8 Мартта гына булачак. Россия халкы 8, 9 һәм 10 мартта ял итәчәк. Ә менә Ватанны саклаучылар көнендәге ял (быел шимбәгә туры килә) 10 майга күчерелә. Май бәйрәмнәре дә быел озакка сузылачак. Быел 1-5, 9-12 май аралыгында ял итәчәкбез. Россия көнендә исә бер генә ял көне булачак. Ул чәршәмбегә туры килә. Халыклар бердәмлеге көнендә 2, 3 һәм 4 ноябрьдә ял итәчәкбез.
Читайте нас: