Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 12:07

Теләсә нинди язмаларга “лайк” куеп утырмагыз

РФ президенты Владимир Путин экстремизм маддәсен өлешчә йомшартырга тәкъдим итте: закон бозучы гамәл бер генә тапкыр кылынса һәм дәүләт иминлегенә куркыныч тудырмаса, җинаять эше ачмаска, бу очракта административ җаваплылыкка тарттырырга. Бу төзәтмәләр ялгышып яки уйлап тормыйча интернет челтәрендә экстремистик язма таратучы, репостлар ясаучыны чын экстремисттан аерып торачак. Әлеге вакытта Генпрокуратура биргән мәгълүматларга караганда, экстремизм буенча 2017 елда ачылган эшләрнең 75 проценты нәкъ интернеттагы төрле язмалар өчен кузгатылган булган.

РФ Җинаять-Җәза кодексында “Нәфрәт яки дошманлык тудыру, кешенең намусын, абруен кимсетү” дигән 282 нче маддә бар. Кешенең нинди милләттән, расадан, кайсы җенес вәкиле, нинди дин тотуы билгеләренә карап түбәнсеткән өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Президент тәкъдим иткән төзәтмәләр законны беренче тапкыр бозган очракта төрмә урынына 15 тәүлеккә административ кулга алу яки штраф түләтүне күзаллый. Президент фикеренчә, 282нче маддәне бөтен очракта да куллану нигезсез. Әмма законны бер ел эчендә кабаттан бозучыга җинаять җаваплылыгы каралырга тиеш.
Соңгы елларда Русиядә экстремизм маддәсе буенча хөкем алдына басучылар күбәя башлады. Ни кызганыч, хөкем ителүчеләрнең күбесе социаль челтәрләрдә экстремистик язмаларга “лайк” куючылар һәм үз битенә репост ясаучылар. 7 июньдә үткән туры бәйләнештә президент Владимир Путин бу хәлне “маразм һәм абсурдка” җиткермик дип белдергән иде. Быел август аенда Барнаулда “Вконтакте” социаль челтәрендә мемнар урнаштырган өчен дүрт җинаять эше ачылды. Андрей Шашерин, Антон Ангел, Мария Мотузная һәм Даниил Маркин “нәфрәт яки дошманлык уяту”, “дин тотучыларның хисләрен мыскыл-
лауда” гаепләнә.
282 нче маддә өчен җаваплылыкны 2014 елда катгыйлаттылар. Интернет челтәрендәге комментарийләрне матбугатта дөнья күргән язмага тиңли башладылар. Аның өчен 500 мең сумга кадәр, яисә гаепләнүченең 2-3 ел алган эш хакы күләмендә штраф, яисә 4 елга мәҗбүри эшләргә, яисә 3-5 елга ирегеннән мәхрүм итү каралды. 2017 елда интернетта экстремистик юнәлештә комментарийләр язган өчен 4 меңнән артык русияле административ, 465е җинаять җаваплылыгына тарттырылды. Июль башында илбашлыгының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков бу җәза төрләрен артык катгый дип атады. Экстремизмга каршы торырга кирәк, әмма гади генә бер “лайк” куйган өчен дә судларга җәлеп итү кирәкмидер дип саныйм, дип үз фикерен белдерде.
Сентябрь аенда Югары Судта судья булып эшләүче Олег Зателепин экстремистик маддә буенча хөкем ителүчеләрнең 90 проценты законсыз гамәлләрен интернет челтәрендә кылучылар, дип билгеләп үткән иде. Югары Судның суд департаменты биргән мәгълүматларга караганда,
Русиядә соңгы биш елда РФ Җинаять-Җәза кодексының 282 нче маддәсенең 1 өлеше буенча 1,5 мең кеше хөкем алдына баскан. 460ы – 2017 елда хөкем ителгән.
Соңгы елларда Русиядә экстремизм маддәсе буенча хөкем алдына басучылар күбәя башлады. Ни кызганыч, хөкем ителүчеләрнең күбесе социаль челтәрләрдә экстремистик язмаларга “лайк” куючылар һәм үз битенә репост ясаучылар.
Хөкем ителүчеләр саны елдан-ел арта: 2012 елда аларның саны 118 булса, 2013 елда – 174, 2014 елда – 258, 2015 елда – 369га җиткән. Президент тәкъдим иткән үзгәрешләр үз көченә керсә, аларны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә мөмкиннәр. Дәүләт Дума-
сының дәүләт төзелеше һәм закончалылык буенча комитет рәисе Павел Крашенинников әйтүенчә, үз көченә кергән хөкем карарларын гамәлдән чыгарачаклар, ачылган җинаять эшләрен туктатачаклар.
***
Кешелек дөньясы гаять куркыныч чор кичерә. Экстремизм дип аталган сәясәт бүгенге көнне дөньяның күп илләренә яный. Нәрсә соң ул экстремизм? Аның тамырлары кайда? Сүзлектә бу сүзгә түбәндәге билгеләмә бирелә: “Экстремизм — латин теленнән “чамадан тыш” дигәнне аңлата. Сәясәттә исә бу — кешенең башка милләт, раса, дин кешеләренә дошманнарча каравын раслый торган төшенчә. Ул үз эченә тарихта элек-электән үк булып килгән “милләтчелек”, “шовинизм”, “расизм” кебек төшенчәләрне ала. Ә бүгенге көнне исә экстремистлар бу “пычрак сәясәткә” динне дә катнаштырып (чынбарлыкта исә аларның дингә кагылышы юк) үз максатларына ирешергә уйлыйлар.
Экстремистларның төп максаты – динара һәм милләтара конфликт тудыру. Әйтик, «ВКонтакте» социаль челтәрендә берәү Коръән өстенә дуңгыз мае һәм эт тизәге куеп төшерелгән фото тараткан иде һәм бу күпләрнең ачуын кабартты. Егетне шул ук 282 нче маддә буенча гаепләделәр һәм ул хөкем алдына басты. Ә менә Cвердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек Эльвира Солтанәхмәтованы “Яңа ел – мөселманнар бәйрәме түгел, аны уздыру дөрес түгел” дигән сүзләрен кайберәүләр динара нәфрәт уяту дип бәяләде һәм Эльвира суд алдына басты. Кыз “ВКонтакте” форумнарының берсендә “Мөселманнар Яңа елны бәйрәм итәме?” дигән сораштыруда катнашып, үз фикерен язган. Ул: “Мөселманнар Яңа елны бәйрәм итми, кышкы бәйрәмнең гадәтләре ислам диненә каршы килә, ул мәҗүсиләр бәйрәме”, – дип язган. Бу сүзләр Степан Черногубов исемле ир-атның күңеленә тигән. Ул Солтанәхмәтованың язмасын динара нәфрәт тудыра дип кабул иткән һәм шәһәр прокуратурасына гариза язган.
Июль башында ил башлыгының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков бу җәза төрләрен артык катгый дип атады. “Экстремизмга каршы торырга кирәк, әмма гади генә бер “лайк” куйган өчен дә судларга җәлеп итү кирәкмидер дип саныйм”, дип үз фикерен белдерде ул.
Ни кызганыч, хөкем алдына яшьләр баса. Әле тормышның агын-карасын аерырга өлгермәгән яп-яшь балаларның тормышын суд тупсасыннан башлавы, әлбәттә, фаҗига. “Интернетта язылган язмага “ошый” дип “лайк” куйган өчен генә хөкем ителеп, үз гомерләрен харап итәләр бит алар”, – дип быел җәй депутатлар чаң суга башлады. Алар җинаять җаваплылыгына кемнәр көч кулланып, яисә биләгән вазифасыннан файдаланып, төркем составында гамәл кылучыларны тарттырырга чакырды. “Закон РФ җинаять-башкарма системасын, шулай ук эксперт, судьялар берлекләрен артык нагрузкадан коткарыр, җәмгыятьнең Русия судларына карата ышанычын арттырыр иде”, – диделәр алар.
РФ Хөкүмәте дә бу закон проектын хуплады. Илнең Судьялар советы башлыгы Виктор Момотов судьяларны социаль челтәрләрдә сак булырга чакырды. “Берәрсе белән үзара гына язышып утырганда да сак булыгыз, теләсә нинди язмаларга лайк куймагыз, комментарийләр язмагыз”, – диде ул.
Очраклы лайклар аркасында гына күпме русияле хөкем карары алды. Хәзер күбесе “экстремистик эшчәнлектә катнашу” сәбәпле, эшкә урнаша алмый.
Читайте нас: