Ленинград өлкәсенең Закон чыгару җыены депутаты мәдәният министрына мөрәҗәгать юллаган, анда ул Россиядә 18 яше тулмаган балаларга циркка баруны тыярга тәкъдим иткән. Петров сүзләренчә, дөньяда хайваннар һәм кыргый җәнлекләр белән эш итүдә гуманизация бара. Ә Россиядә циркта хайваннарга карата дәвам иткән каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьтә циркларга дәүләт ярдәмен шактый киметү һәм бу өлкәдә дәүләт концепциясен яңадан карау сорала.