Узган ялларда православие христианнары иң төп бәйрәмнәренең берсен – Чукындыру көнен билгеләделәр. Изгеләндерелгән сулыкларга чумып, диндарлар Иисусның 30 яшендә Галилеядан Иорданга килеп Чукындыруны кабул итүен исләренә төшерде. Районда суга чумулар күптәнге гадәт буенча Николо-Березовканың Никольск храмы каршында оештырылды.
Әйткәндәй, Николо-Березовкада Кама елгасы якын-тирәдә качмануга тулысынга әзер булган һәм барлык хәвефсезлек таләпләренә туры килгән бердәнбер урын иде. Шуңа да бирегә иртән-иртүк Николо-Березовкада гына түгел, ә районның башка авылларында һәм Нефтекада яшәүчеләр дә килә башлады. Быел чиркәү бәйрәме ял көнгә туры килде, шуңа да көндезен суга чумарга теләүчеләр гадәттәгедән артыграк җыелды.
Бәйрәм храмнан елгада чокылган бәкегә кадәр байрак, тәре һәм иконалар күтәреп тантаналы барудан башланды. Биредә руханилар догалар укыды, ә елга ярында җыелган диндарлар аларны репродукторлар аша тыңлады – соңыннан изгеләндерелгән суга аңлы рәвештә чумып чыгар өчен догалар барысы да аңларлык итеп укылды. Дога укулар тәмамлангач, руханилар су алыр һәм суга чумар өчен тәгаенләнгән бәкеләрне изгеләндерделәр.
Суга беренче булып ир-атлар чумды. Әйтергә кирәк, быел гадәттәгечә шушы бәйрәмгә туры килгән каты салкыннар булмады, әмма шимбә көнне җил кисеп кермәле иде – салкын суга чумучылар өчен нәкъ менә шул авыр сынау булды да инде. Дөрес, чын диндарларны бу сынау гына туктамады. Ә бозлы судан чыгучыларның барысы да үзләренең чистарынып калулары турында исләре китеп сөйләделәр.
- Соңгы биш елда бәкегә чуммый калганым юк, һава торышына карап та тормыйм. Судан чыкканнан соң ниндидер җиңеллек, сафлык тоясың – бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Тагын да бу миңа рух күтәренкелеге, саулык өсти – бозлы суда коена башлаганнан бирле кышын бер дә чирләгәнем юк, - дип таң калып сөйли Нефтекамадан су керергә килүче Игорь.
Суга керергә теләүче хатын-кызлар башта аз иде, ләкин соңыннан бәкенең хатын-кызлар ягында да җанлылык сизелә башлады.
- Әллә кайчаннан суга чумасым килеп йөри идем инде, ниһаять, быел батырчылык иттем. Нәрсәләр тойганымны аңлап бетерә алмыйм әле, әмма миңа нык ошады, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Николо-Березовкадан Людмила.
Ике көн дәвамында Никольск храмы каршындагы бәкедә барысы 1953 кеше су коенган, чиркәү бәйрәмендә 12000 кеше катнашкан (болары су алырга, суга чумучыларны озатучылар, аларга дәрт биреп торучылар).
Ә район хакимиятенең төп бурычы бәйрәм узганда хәвефсезлек һәм тәртипне тәэмин итү иде. Моның өчен Эчке эшләр министрлыгыннан 40ка якын хезмәткәр җәлеп ителде, шуларның өчесе – ЮХХДИ экипажы, шул исәптән 10 хезмәткәр Министрлыкның Нефтекама шәһәре буенча бүлегеннән килгәннәр һәм Уфадан ике ЮХХДИ посты бар иде, тагын да ашыгыч ярдәм машинасы, Дүртөйледән биш коткаручы, ирекле халык дружинасыннан 20 кеше, «Казачья охрана Ягуар» шәхси сак предприятиесеннән биш хезмәткәр бәйрәмгә килүчеләрнең иминлеген сакладылар. Белгечләр бәкеләр янында да кизү тордылар. Шунда ук «Белкамнефть» җәмгыятеннән һава мендәрендәге зур көймә кизү торды һәм су тутырып алып китүчеләр өчен сыешлыкка су җыяр өчен кранга су суырту насосы белән тәэмин итте.
Изгеләндерелгән суны тутырып алыр өчен куелган краннар туктаусыз эшләделәр – бәйрәмдә катнашучы һәркем үзе белән изге су алып китте.