Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 гыйнвар 2019, 22:11

Краснокамада кар көне үтте

Табигать кочагында кызыклы бәйгеләр, ярышлар, уеннар оештырылды

Табигать кочагында кызыклы бәйгеләр, ярышлар, уеннар оештырылды


Узган шимбәдә Кар көне билгеләнде Һәм шул дата уңаеннан район авылларында төрле чаралар үтте.

Шушнур авылында балалар һәм олылар өчен «Снайпер» эстафетасы үткәрелде. Анда команданың һәр әгъзасы мишеньгә кар ыргытты, балаларны чанага утыртып ярышты, шундый ук конкурс тюбинглар белән дә булды. Шулай ук «аркан тартыш», «тизлек», «бер аякта чаңгыда узышу», «каршылыклар полосасы» эстафеталарында ярыштылар.


- Бәйрәм барысына да ошады, килгән кешеләрнең бөтенесенең дә кәефләре күтәренке булды. Катнашучылар бер-берсе белән кар ыргытып уйнады, кемнедер көрткә дә ыргыттылар. Балалар тавышы һәм көлүе бөтен авылга яңгырап торды. Барысы да рух күтәренкелеге, энергия алды, чын күңелдән ял итте. Бу чын кар бәйрәме булды!
Читайте нас: