Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 гыйнвар 2019, 10:30

Балаларны өлкәннәрдән якларга

Гаиләдәге бәхетсезлекләрне кисәтү, балаларны җинаятькә җәлеп итүдән яклау, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатында районда 21 гыйнвардан “Үсмер-гаилә” дип аталган кисәтү чаралары башланды.

Гаиләдәге бәхетсезлекләрне кисәтү, балаларны җинаятькә җәлеп итүдән яклау, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатында районда 21 гыйнвардан “Үсмер-гаилә” дип аталган кисәтү чаралары башланды.
Балаларга карата кылынган җинаятьләрне тикшерүләрне анализлау шуны күрсәтә: җинаятьләр күп очракта ата-аналар исерткеч эчемлекләр яисә наркотиклар кулланган, эшләмәгән гаиләләрдә кылына. Операция барышында балаларын тәрбияләүдән качкан, алар белән каты мөгамәләдә булган әти-әниләрне ачыклау максатында торак йортлар тикшереләчәк. Кирәк икән, законга ярашлы балаларны мондый гаиләләрдән тартып алу
һәм аларны тиешле учреждениеләргә урнаштыру буенча чаралар күреләчәк.
Балаларга карата көч куллану фактларын ачыклауга юнәлтелгән эш активлаштырылачак. Балаларны тәрбияләү һәм карау буенча бурычларны үтәмәгән өчен ата-аналарга нинди чаралар күреләчәге аңлатылачак.
Махсус чаралар үткәрелгән көннәрдә уку йортларында гадәттән тыш чараларда таныш түгел кешеләр белән аралашканда балаларга үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында лекцияләр дә укырга кирәк.
Утызынчы гыйнварга кадәр барачак кисәтү чаралары кысаларында авылларда халык белән балаларга карата кылынган җинаятьләрне кисәтүгә югнәлтелгән әңгәмәләр үткәрергә кирәк.
Читайте нас: