Махсус техника Николо-Березовкада Кама елгасы аша чыгып йөри ала. Аның йөк күтәрүчәнлеге – өч тонна. 40 метр киңлектәге һәм 950 метр озынлыктагы бер поло¬са эшли. Әлеге вакытта республикада барысы дүрт боз кичүе эшли, шуларның берсе – Иске Янъегет авылы янында Агыйдел елгасы аша.