Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 гыйнвар 2019, 13:05

Милли проектларны – тормышка

Шушы көннәрдә “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең район конференциясе үтте. Анда бердәмрусиялеләр үзләренең эшләренә йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде.

Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов, конференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясап, районның узган елдагы социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды һәм якын килчәккә беренче чиратта торган чаралар белән таныштырды.
Партиянең Краснокама районы бүлекчәсе секретаре Алексей Горбачёв башлангыч бүлекчәләрнең урындагы сәяси советлары, район хакимияте, авыл биләмәләре башлыклары белән берлектә социаль-икътисади һәм сәяси үсеш, район халкының көнүзәк проблемаларын хәл итү буенча яхшы эшләвен билгеләде.
- 2019 елга һәм планлы 2020 һәм 2021 елларга Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән бюджетта милли проектларга 5,7 трлн сумга якын акча бүленгән. Акча зур күләмдә «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Мәдәният», «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектларына бүленгән. Бу безнең краснокамалыларның күп кенә көнүзәк мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде чыгышында Алексей Александрович. - Турыдан-туры партия башлангычларына килгәндә, «Анык эшләр», «Шәһәр мохите», «Кече туган илем мәдәнияте», «Балалар спорты» проектларын билгеләргә кирәк.
Аннары конференциядә катнашучылар 26 гыйнварда Уфада үтәчәк «Бердәм Русия» конференциясенә делегатлар сайлады. Съездга делегат итеп бертавыштан район хакимияте вазифасын вакытлыча башкаручы, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм икътисад буенча хакимият башлыгы урынбасары Олег Гыйльфанов сайланды.
Конференция азагында район үсешенә зур өлеш керткән актив бердәмрусиялеләр төбәк һәм урындагы партия бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. «Бердәм Русия»нең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.
Читайте нас: