Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 гыйнвар 2019, 16:23

Марафонны дәвам итәчәкбез

Безнең район республиканың 100 еллык юбилее кысаларында «Башкортстан тарихы битләре» фестиваль-марафонында катнаша.

БР Башлыгы грантына республиканың 100 ел¬лыгы алдыннан күләмле «Башкортстан тарихы битләре» фестиваль-марафоны тормышка ашырыла. Әлеге фестиваль-марафон кысаларында республикабызның төрле почмакларында яшәүчеләр Уфа шәһәренең зур концерт мәйданчыкларында чиратлап үз районы тарихы турында сөйли, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре оештыра һәм чагу концертлар күрсәтә.
Безнең район эстафетаны Миякә районыныннан ала һәм үзен 28 февральдә «күрсәтә». Краснокама¬лылар бай эчтәлекле программа әзерли. Күркәм видео-презентация район һәм аның халкының тормышы һәм күрсәткечләре турында сөйлиячәк.
Үзенең район тарихы битләрен язган һәм язуларын дәвам иткән якташларыбыз турында сөйләүче фотоэкспозиция аерым урын алып тора. Чөнки безнең район – игенчеләр һәм терлекчеләр, нефтьчеләр, төзүчеләр һәм талантлы кешеләргә бай як. Шулай ук Башкортстан дәүләт филар¬мониясе фойесында безнең районның тари¬хын, социаль-икътисади торышын, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәтен чагылдыр¬ган зур күргәзмә, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе, сувенирлар һәм милли блюдолар сату оештырылачак. Мәдәният бүлеге тара¬фыннан күпмилләтле халыклар, үрнәкле һәм фольклор коллективлары катнашлыгында зур сәхнәләштерелгән концерт әзерләнәчәк.
Аннары муниципаль берәмлекләрнең «Баш¬кортстан тарихы битләре» фестиваль-марафоны штандарты Нуриман районына тапшырылачак.
Читайте нас: