Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 гыйнвар 2019, 12:56

Иминлек чараларын кайгырттыңмы?

Пассажирлар йөртүчеләрне тикшерәчәкләр.

Районның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны легаль пассажирлар йөртүчеләрнең хезмәтләреннән файдаланырга чакыра.
Пассажирлар һәм аларның йөгенең иминлеген, автомобильдә яисә җәмәгать транспортында булсынмы ул, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре даими контрольдә тота. Табыш артыннан куып транспорт чараларын юньле-рәтле карамаучы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, хезмәт һәм ял режимын бозучы, ягъни пассажирларының иминлеге турында уйлап та карамаучы аерым водительләрне аеруча тикшерәләр. Машина йөртүчеләрнең үз бурычларына тиешенчә карау-карамауларын автоинспекторлар пассажирлар белән берлектә дә тикшерәләр. Моның өчен махсус рейдлар үткәрелә.
Ә бит легаль хезмәтләрдән файдалануның өстенлекләре бик зурдан. Легаль пассажирлар йөртүчеләргә закон үз таләпләрен куя. Атап әйткәндә, водитель көн саен рейска чыгар алдыннан һәм рейстан кайткач медицина тикшерүе узарга тиеш, стажының да өч елдан да ким булмавы шарт. Ле¬галь пассажирлар йөртүче теркәлгән юридик шәхес яисә шәхси эшкуар була. Һәм аның турында белешмә шушы эшчәнлекне тикшереп һәм көйләп торучы дәүләт хезмәтләрендә саклана. Бу исә пассажирга хокуклары бозылган очракта йөртүчегә дәгьва белдерергә мөмкинлек бирә.
Читайте нас: