Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 гыйнвар 2019, 11:24

Кемгә - чәйнек, кемгә - таба

Иң яхшы хат ташучылар билгеләнде.

Без, редакциядә эшләүчеләр, гәзит-журналларга язылу кампаниясенең беткәнен һәрвакыт өмет һәм бераз курку белән көтәбез. Чөнки аның йомгаклары гел көтмәгәнчә була: тираж кимегәндер инде, дип уйлаганда, былтыргы дәрәҗә сакланган булып чыга, күрсәткечләр шатландырыр, мөгаен, дип көтеп торганда, киресенчә килеп чыга.
Ә ышанычны бервакытта да югалтырга ярамый, чөнки без тормышта да һәрвакыт яхшыга өметләнеп яшибез. Һәрхәлдә әлегедән начаррак булмас дип булса да. Бу юлы да нәкъ шулай килеп чыкты: тиражның бераз кимүе күзәтелә, әлбәттә, ләкин 2018 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда үзгәреш күп түгел – начаррак булыр дип көткән идек әле. Һәм бу, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, Интернет заманы хөкем сөрүгә, подписка кыйммәт булуга, җәмгыятьтә гомумән уку арткы планга күчүгә карамастан, безнең район гәзитенә тугры калуыгыз нәтиҗәсе.
Һичшиксез, биредә почта хезмәткәрләренең өлеше дә зур. Тик шуны әйтеп үтәргә кирәк, һәр эштәге кебек, биредә дә алдынгылар һәм артта калучылар күзәтелә. Әлбәттә, моның объектив сәбәпләре дә бар. Авыллар бер-берсенә охшамаган: берсендә бөтен бер авылга 15 гәзиткә яздыру – хурлык саналса, икенче авылда бу зур күрсәткеч булырга мөмкин.
Барысы да исәптә торган йортларда яшәүчелә бармы-юкмы икәненә бәйле. Аларның барысында да кешеләр яшәми икән; яшәсә дә, гәзит укырдай түгелләр. Ягъни хат ташучы, күпме тырышса да, булганнан артыгын яздыра алмый.
Ә кайдадыр, киресенчә, авыл зур булуга һәм гәзиткә күбрәк кешене яздыру мөмкинлеге булуга карамастан, халык белән эшләү җитеп бетми. Ничек кенә булмасын, барыбер, иң мөһиме – нәтиҗә. Һәм без 2019 елның беренче яртыеллыгына гәзиткә язылу кампаниясенә йомгакны шуларны исәпкә алып ясадык һәм, вәгъдә иткәнчә, хат ташучыларны бүләкләячәкбез.
Нигә хат ташучыларнымы? Чөнки районкага язылган кешеләр саны нәкъ аларның намуслы хезмәтеннән тора. Ягъни редакция 90%ка хат ташу-чыларга бәйле булып чыга. Һәм биредә һәр «нигезле сәбәпләр» дә урынлы.Мисалга Куян почта бүлекчәсеннән Хәтирә Гаррапованы алыйк. Ул 2019 елга район гәзитенә 169 кешене яздырган. Икенче урынны алган хат ташыучының күрсәткече 66 данә тәшкил итүен исәпкә алганда, безнең район өчен бу нык югары сан. Димәк, тырышканда югары күрсәткечләргә дә ирешергә була! Кызганычка каршы, яңа ел алдыннан гына без Хәтирә апаның лаеклы ялга китүе турында белдек. Һәм бик кайгырдык. Хәзер безгә Куян авылы буенча кем шулкадәр кешене яздырачак? Инде почта белән хушлашса да, без авылдашларын район гәзитенә актив яздырган өчен Хәтирә Гаррапованы электр ит чыгаргычы белән бүләкләргә уйладык.
Шулай ук Яңа Бура почта бүлекчәсенең хат ташучылары да яхшы эшләгән. Барысы бергә алар 179 кешене яздырган. Яңа Нугай хат ташучысы З.Баймурадова һәм Яңа Бура почта бүлекчәсеннән Светлана Шәфыйгуллина 66-67шәр кеше яздырган. Аларга без тефлон катламлы таба бүләк итәбез. Ә хат ташучылар Алёна Ибаева (54 данә), ул да Яңа Бурадан, һәм Шушнур почта бүлекчәсеннән Алёна Дунаева (50 данә) бездән сыбызгылы чәйнүк алачаклар. Болар - почта бүлекчәләре мәгълүматлары буенча, 27 декабрьгә район гәзитенә 50дән артык кешене яздыручылар.
Шулай ук без 30дан 50гә кадәр кешене яздырган хат ташучыларны да бүләкләргә булдык. Болар – Николо-Березовкадан Надежда Дерменджи (41 данә), Яңа Бурадан Гөлназ Шәйхатарова (42 данә), Никольскидан М.Тимершина (36), Шушнурдан Ләззәт Маннапова (32), Курый бүлекчәсеннән Игирдина (30).
Моннан тыш, без иң югары күрсәткечләргә ирешкән почта бүлекчәләрен дә бүләклибез. Беренче урын – куянлыларга, икенче урын – яңа буралы-ларга һәм өченче урын шушнурлыларга бирелде. Аларның һәрберсе чәй сервизлары алачак.
Теглар:почта
Читайте нас: