Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 февраль 2019, 15:50

Иминлек өчен бергәләп

Иске Моштыда гражданнар җыены узды.

Янгын хәвефсезлеге максатында Иске Моштыда гражданнар җыены оештырылып, анда «Нефтекама электр челтәрләре» оешмасының Краснокама районы электр челтәрләре җитәкчесе Г.Миһранов, Уфа газ бүлү хезмәтенең өлкән мастеры Е.Никифоров һәм Яңа Янъегет авыл биләмәсе башлыгы И.Нигъмәтова катнаштылар.
Җыенда көнкүрештә янгын сагы таләпләре һәм кагыйдәләре, янгынга китерүче төп сәбәпләр, җылыту мизгелендә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү, янгында үзеңне тоту, газдан файдалану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Алган белемнәрне ныгытыр өчен авыл халкына махсус белешмәлекләр тараттылар.
Статистика буенча, янгыннар күпләп торак секторында чыга. Янгынга китерүче төп сәбәпләр: электр җиһазларын кору һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу, мичкә якканда куркынычсызлак таләпләрен үтәмәү, төтен юлларын чистартмау, ут белән саксыз кылану. Ә бит бөтен кагыйдәләрне дә үтәгәндә янгын чыгу мөмкинлеге юкка чыга, димәк, үзеңә дә, милкеңә дә куркыныч янамаячак.
Теглар:янгыннар
Читайте нас: